Бүлекләр
№1 2007 нче ел
Ссылки 

Гимназия виртуаль дөньяда урын яулый.

    Виртуаль дөнья..... Сихри могҗизалы сүзләр. Ун – унбиш ел элек бу сүзләрнең асылына сирәк кеше төшенә алыр иде. Ә менә 1 нче Татар гимназиясенең үз виртуаль музее барлыкка килүгә ярты ел үтте инде. edu.site.ru сайтына кер дә, рәхәтләнеп виртуаль музей бүлекләренә сәяхәт ит. Виртуаль музей сайтын гимназия укучылары “Туган якны өйрәнү” музее материаллары нигезендә барлыкка китределәр. Укытучыларыбыз да бу юнәлештә иҗади эшчәнлек җәелдерделәр. Иҗат җимеше – 2006нчы елда үткәрелгән сайтлар конкурсында җиңүчеләр исемен алу.

    Гимназиядә яңадан-яңа идеяләр барлыкка килә, эшләр алып барыла. 2007нче яңа елны без зур яңалык – “Виртуаль гимназия хәбәрләре” газетасы белән каршылыйбыз. Виртуаль газета 2003нче елдан бирле чыга торган “Гимназия хәбәрләренең” электрон дәвамы. Гомумән, виртуаль газета – укучылар газетасы өчен уңышлы вариант. Укучылар үз иҗатларында компьютер технологияләре кулланалар, интернетта мобиль сәяхәт итәргә өйрәнәләр, башка газета сайтларына кереп, тәҗрибә туплыйлар, матди чыгымнар түкмиләр. Гимназия үзидарәсе газетаның бүлекләрен билгеләгәндә күп эш башкарды: укучылар арасында “виртуаль газетада нәрсә укыйсың килә?” дигән сорауга җавап эзләнде. Бик күп төрле җаваплар, тәкъдимнәр алынды. Шулардан чыгып, төп пресс баганалар билгеләнде. Сез аларны газетада күрәсез.

    Ышанабыз, газетабыз көннән-көн тулыланыр, яңарыр, укучылар өчен кызыклы булыр, үзенә төрле яшьтәге кешеләрне җәлеп итәр. Хәзерге заманада уең йөгерек, акылың үткен, сүзең тапкыр, белемең тирән, фикерең ачык, адымнарың уйланган булса, үрләр яуларсың, бер урныда таптанмассың. Барыгызны да Яңа еллар белән! Яңа елда яңа идеялар тусын!

Гимназия директоры Шәмсиева Г.Г.



Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а

Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры;
Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (10А);
Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы;
Информацион үзәк - Нуриева Р.М., рус теле һәм әдәбияте укытучысы, Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, Романова Р (11А), Гайсина (10А), Надршина һәм Минхаҗева (6А).