Бүлекләр
№2 2007 нче ел
Ссылки 

“Яшәсен театр!”

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр – яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

( Г. Тукай)

Т. Миңнуллинның "Үзебез сайлаган язмыш" спектакленнән өзек

Миндәүләтов Линар һәм Әбүбәкирова Раушания


1906 ел, 22 декабрь Казанда беренче мәртәбә татарча, “Кызганыч бала” исемле спектакль куела. Хәзер бу көн татар театрының туган көне булып билгеләп үтелә. Без дә бу бөек бәйрәмгә битараф калмадык. Гимназиябездә гөрләтеп театр фестивале уздырдык. Без бу чараны театрның 100 еллыгына багышлап әзерләдек. Кичәбез искиткеч, матур узды. Театр студиясенә йөрүче укучылар Туфан Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” һәм Г. Камалның “Беренче театр” спектакльләреннән өзекләр тәкъдим иттеләр. Укучылар иҗади якын килеп сәхнәдә матур образлар тудырдылар. Аеруча Миндәүләтов Линар, Романова Римма, Гайсина Әдилә, Рәшитов Булат тамашачының мәхәббәтен яуладылар.


Сәхнәдә 6Б укучылары

Рәшитов Булат һәм Гайсина Әдилә

Сәхнәдә 8Б сыйныфы укучылары


Бу фестивальдә мактауга лаек сыйныфлар күп булды: 6 а, 6 б, 9 б, 10 б, 10 а, 5 б, 8 б. Аеруча 10 а сыйныфы турында берничә сүз әйтәсе килә. Бу сыйныф К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакленнән алынган өзекне инглиз телендә куйдылар. Бу укучылар декорацияләр дә ясарга тырышканнар, матур – матур киемнәр дә әзләп тапканнар.

Алар сәхнәдә үзләрен чын артистларча тоттылар. Аларның чыгышын карагач: “Афәрин, егетләр һәм кызлар!” диясе килде.

Хәзер театр сәхнәләрендә тирән эчтәлекле күп спектакльләр уза. Дистә еллар буе сәхнәдән төшмәгән, тулы заллар җыючы спектакльне дә укучыларыбыз сәхнәләштерде. Барыгыз да аңлагансыздыр сүз Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле турында бара. Бу әсәрне 8 б сыйныф укучылары әзерләде. Аеруча мактауга лаек укучылар: Зиннәтуллин Марсель, Сәлимгәрәева Лилия, Кәримов Инсаф һ.б. Фестивальнең төп хөкемдарлары Камалиева Н.К. һәм Гильфанова С.Х. булдылар. Укучылар эшенә алар уңай бәя бирделәр һәм киләчәктә дә укучылар матур – матур образлар иҗат итәрләр дигән теләктә калдылар.



Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а

Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры;
Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (10А);
Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы;
Информацион үзәк - Нуриева Р.М., рус теле һәм әдәбияте укытучысы, Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, Романова Р (11А), Гайсина (10А), Надршина һәм Минхаҗева (6А).