Бүлекләр
№4 2007 нче ел
Ссылки 

Илдә ниләр бар икән?

Серле IttiFaq исемле татар хип- хоп төркеме 2005 елның ноябрендә оеша. Беренче язмалары да шул ук вакытка карый. Ярты ел эчендә берничә студияне алыштырып караганнан соң, бу төркем Мубайның студиясенә эләгә һәм хәзерге көнгә кадәр шунда язылып киләләр. Алар, үз сәхифәсен булдырып, интернетта да танылып китәләр. Иң көтелгән иҗат җимеше-альбом, инде язылып бетә һәм үз чиратын көтеп ала.Төркемдә барлыгы 4 кеше:

  • Альбина Сөләйманова
  • Илһам Шәрипов
  • Ильяс Гафаров
  • Назым Исмәгыйлев

    Безнең мәктәптә дә йолдызлар туа бит...

    Шул төркемнең җырлар иҗат итүчесе - Илһам Шәрипов, безнең 1 нче Татар гимназиясендә укыган егет. Аның беренче шигырьләре 10 яшендә языла. Әти- әнисез калган сабый үзенең йөрәк ярасын 4 юллыкта сыза. Еллар уза, яра тирәнәя, ныграк сызлый. Ул туган апасына- Казанга күченеп килә. Безнең гимназиядә ул үзен тиз арада акыллы, тырыш, максатына омтылучан бала икәнен таныта. Мәктәп тормышында кайный, спорт белән шөгыльләнә һәм шигырьләр язуын дәвам итә. 11 нче сыйныфны бетергәч, КДУга укырга керә һәм анда Ильяс белән таныша. Егетләр берләшеп шигырьләрне көйгә салып карыйлар һәм килеп чыга бит!

    Кызлардан башка нинди сәхнә инде ул?! Егетләргә Альбинаның моңлы тавышы бик ошый. Исемне бергәләп сайлагач - IttiFaq исемле яңа хип-хоп төркем барлыкка килә. Бу төркемдә гимназия егете булуы безнең өчен зур горурлык!!... Бу төркем белән күбрәк танышасыгыз килсә: www.if- squad.com керегез.

    Ф. Мадиярова, 9а



  • Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а

    Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры;
    Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (10А);
    Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы;
    Информацион үзәк - Нуриева Р.М., рус теле һәм әдәбияте укытучысы, Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, Романова Р (11А), Гайсина (10А), Надршина һәм Минхаҗева (6А).