Бүлекләр
№4 2007 нче ел
Ссылки 








Бөек шәхесләргә бай булган Арча районында бик матур бер авыл бар. Симетбаш диләр аны. Симет елгасы башланган урында салынган ул авыл.

Гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән Габделфәт табигатьнең шушы сихри кочагында ямь-яшел чирәмдә аунап-тәгәрәп, авыз бөрешкәнче шомырт ашап үскән, тәүге хисләрен кызларга ак чәчәкләр өзеп биреп аңлаткан.

Габделфәт Сафин үзенең "Ак күлмәгем" җыры белән таныла башлый. Бары ул гына бу җырны күңелне кузгатырлык, һәр сүзен йөрәккә үтеп керерлек итеп, үзенә генә хас булган төсмерләр өстәп башкара. Ул "Кышкы моңнар", "Сандугач" җыр фестивальләрендә дә катнаша, үзенең концертлары да зур тамаша залларында уза, язмалары да берничә кассетага тупланып чыга.

Сәнгатькә гашыйк гаиләдә тәрбияләнгән егет 10 яшендә үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнгән, әти- әнисе белән авыл клубларында спектакльләрдә катнашкан, гармунда уйнаган, әтисе исә бик матур җырлаган. Ә үзе исә бер генә тапкыр да җырга сәләтен сынап карамаган. Оста баянчы булу хакында гына хыялланган.

Ул 1980 елда Казан төзүче- инженерлар институтына укырга керә. Институтны тәмамлагач, "Спартак", "Татгаз" берләшмәсендә өлкән мастер, инженер булып эшли, гаилә кора, фатир ала. Шул ук вакытта сәнгать дөньясы белән дә араны өзми. 1992 елны ул филармониягә килә, аның җырларын мәшһүр җырчы Илһам Шакиров үзе тыңлый, тик әле бу көнне төгәл җавабын әйтми, бер атнадан соң гына кабат килергә куша. И. Шакиров очрашудан соң Габделфәткә үзенең фатихасын бирә. Менә шушы көннән аның өчен икенче тормыш башлана: гаиләсеннән башка айлар буе гастрольләрдә йөрү, тынгысыз көннәр, яңа мәшәкатьләр. Беренче тапкыр ул композитор Риф Гатауллинның " Хушлашырга ашыкма" дигән җыры белән лауреат исеме яулый. Музыка белгечләре каршылыклы фикердә булалар: " Мондыйлар буа буарлык " дип фараз кылучыларга "мондый тавыш, моң кемдә бар соң әле? " дип каршы чыгучылар хәзер инде ялгышмаганлыкларын аңладылар.Ул вакытта бик популяр булган " Сорнай " ансамбле Габделфәтне үзенә алып ялгышмады- Ринат Гыйлаҗев җитәкчелегендә бу коллективка яшь җырчы яңа сулыш, яңарыш бирә.

Талантлы, тыйнак, моңлы җырчы- Габделфәт Сафин башка танылган йолдызлар арасында югалып калмас өчен, үз урынын алу өчен тырыша, һәрнәрсәгә җитди карый.

Габделфәт Сафин- бүгенге көндә зур сәхнәдә балкучы якты йөлдызларның берсе. " Моңы йөрәкне телеп ала " диләр аның турында. Аның тавышы күңелнең иң яшертен нечкә кылларын да тибрәтә алырлык сихри көчкә ия.

Габделфәт Сафин- тормышта да гаҗәеп киң күңелле, гади, принципиаль һәм горур кеше. Аның белән һәр очрашу үзе бер могҗиза, гүя ул синең рухыңны ныгытучы, күңелне сафландыручы илаһи бер көч.

Ф.Ш. Фәхретдинова музыка укытучысы



Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а

Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры;
Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (10А);
Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы;
Информацион үзәк - Нуриева Р.М., рус теле һәм әдәбияте укытучысы, Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, Романова Р (11А), Гайсина (10А), Надршина һәм Минхаҗева (6А).