#26 2010 нче ел

Без булдырабыз!

Без, 4Б сыйныф укучылары, булдырабыз! Президентыбыз М.Ш.Шәймиевның “Без булдырвбыз!” программасына кушылып укуда да, җәмәгать эшләрендә сынатмаска тырышабыз. Төрле ярышларда, конкурсларда катнашабыз. Кызларыбыз бию, хор түгәрәкләренә йөриләр, ә малайлар футбол, волейбол уеннарын яраталар.

“Без булдырабыз!”

Гыйльмуллина Гөлинә


Безнең класс бик яхшы һәм дус. Без һәрвакытта төрле конкурсларда катнашабыз, музейларга, театрларга йөрибез. Һәрбер укучы талант иясе. Сез килешәсездер бит? Кемдер укуда талантлы, кемдер рәсемдә, кемдер төрле түгәрәкләрдә. Мәсәлән, Шамилне генә алыйк: ул көрәшкә йөри. Киләчәктә ул милиционер булырга тели. Әйбәт теләк бит. Ринат бик матур рәсемнәр ясый, футбол һәм баскетбол уйный. Гөлинә бик яхшы тимераякта шуа һәм бии. Киләчәктә аның танылган фигуристка буласы килә.

Миләүшә, Ләйсән һәм Сәгыйть түгәрәккә йөриләр. Алар анда матур рәсемнәр, сувенирлар ясарга өйрәнәләр. Ә менә Алинә укуга да, рәсем ясарга талантлы. Глеб, Җәлил көрәш түгәрәгенә йөриләр. Илназ математиканы бик әйбәт белә. Кайчагында безгә күңелсез була, шул вакытны Рахман безнең күңелне күтәрә.

Безнең класста бөтенесе дә күпкырлы талант иясе. Һәм мин ышанам - алар бөтенесе теләгән теләкләренә ирешерләр, дип.

Чекменева Диана


Мин үземнең классны бик яратам, чөнки ул бик дус һәм кызык. Мин үзем җырларга һәм биергә яратам. Мин алты яшьтән җыр белән җыр түгәрәгенә йөрим,бу миңа бик ошый. Беренче класстан мин җыр түгәрәгенә йөрдем, ә өченче сыйныфтан мин хор түгәрәгенә йөри башладым. Мин анда иптәш кызларым белән бергә йөрим. Без бергәләшеп төрле конкурсларда катнашабыз. Миңа иң истә калганы бәйрәм9 май. Без анда “Катюша” җырын башкардык. Безнең чыгышыбыз бөтен кешегә дә ошаган дип ышанып калам, ә иң мөһиме ул үзебезгә һәм якыннарыбызга ошады. Мин киләчәктә тә музыка белән шөгылемне дәвам итәсем килә.

Исмәгыйлева Диана


Без дөньяның бүгенгесе hәм киләчәге. Бүгенге көннең тарихы да - безнең яшәвебезнең мәгънәсе ул. Тормыш, яшәеш зур адымнар белән алга атлаган кебек , бездә бер урында тапталып тормыйча үз тарихыбызны, үз киләчәгебезне төзергә hәм яктыртырга тиешбез.

Мин 4 нче сыйныф укучысы гына булсам да, үземне шушы якты киләчәкнең кечкенә бер тарихы дип таныйм. Чөнки тирә-юньдәге hәр нәрсә мине кызыксындыра hәм мин бернәрсәгә дә битараф түгел. Мин хайваннар белән дә, үсемлекләр белән дәкызыксынам. Бүгенге көнгәчә сакланып килгән тарихи, истәлекле урыннар да миндә көчле тойгылар калдыра.

Мин уку белән генә чикләнеп калмыйча әле тагын сәнгать белән дә кызыксынам. Шуңа күрә дә укудан тыш, театр түгәрәгенә дә яратып йөрим. Без анда үзебез теккән курчаклар һәм киемнәр белән заманча эшләнгән спектакльләр күрсәтәбез. Бу күбесенчә нәни укучы балалар өчен эшләнә. Шушы спектакльләр белән без күп чыгышлар ясыйбыз: балалар йортларында, төрле бәйрәмнәрдәүзебезнең сәләтләребезне күрсәтәбез. Бу шөгылем миңа киләчәктә үз юлымны табарга бик булышыр дип ышанам. Буш вакытымда мин тегәргә, чигәргә, камыр ризыклары әзерләргә яратам. Пешерергә мин әнидән өйрәнәм һәм ул өйдә юк вакытта нинди дә булса берәр тәмле ризык пешереп куярга тырышам. Миңа бу эш үзенә күрә бер куаныч бирә.

Мин һәр нәрсәдә үземә юаныч һәм куаныч табарга тырышам. Алгы көннәргә планнар корам, яңа үзгәрешләр булдырырга тырышам. Шушы омтылышларым һәм якты хыялларым мине киләчәктә файдалы һәм кирәкле кеше итәр дип ышанам.

Галиуллина Миләүшә