#26 2010 нче ел

Йогурт – файдалы ризык.

Йогуртның туган җире – Балкан утраулары, Болгария, Греция, төркия илләре. ”Йогурт”сүзе иске төрек телендәге “йокулт” сүзеннән алынган. Элек – электән Рәсәйдә - катыкка, Украинада ряженкага өстәнлек бирелә иде. Ә бүген кибет киштәләрендә җир җиләге, чия, карлыган, ананас, банан тәме килеп торган матур савытлы йогуртлар ныклы урын алды.

Ә сез йогуртның совет заманында ук булганын беләсезме? Тик ул вакытта аны “Мечников ачыган сөте” дип йөрткәннәр. 1910 елда укИ.И. Мечников кеше гомерен озайту өчен эчәктә черү процессын киметүче әчкелтем сөт ризыкларын күбрәк ашарга кирәк дигән тәкъдим ясый. Белгечләр арасында “тере”әчкелтем сөт продукты гына, ягъни тере болгар таякчыгы һәм термофиль стрептококк булганризык кына “йогурт” дип атала дигән фикер йөри.

Сөткә оеткы саласың да - “тере”йогурт әзер. Аны 30 тәүлек чамасы суыткычта сакларга була, өстәвенә ул дәвалаусыйфатына да ия.

Безнең илдә“йогурт” дип тере күзәнәкле генә түгел, ә термик эшкәртү үткән, ягъни җылытып эшкәртелгән оеган сөтне дә әйтәләр. Мондый эшкәртү нәтиҗәсендә микрофлора юкка чыга, әмма мондый йогуртлар өй шартларында 1 ел дәвамында саклана алалар.Тиканыңдәвалау сыйфатлары юкка чыга. Тере күзәнәклейогуртларда сөт шикәре бүленү нәтиҗәсендә барлыккакилгән сөткислотасы ашказаны, эчәктә черү процессын әкренәйтү сәләтенә ия.

Ә инде бифидобактерияләр булган йогуртларда беррәттән эчәкнең нормаль микрофлорасын тергезү процессы да бар. Кешенең сәламәтлеге һәм озак яшәве турыдан – туры эчәк микрофлорасына бәйле. Аның85-98 % бифидобактерияләр тәшкил итә. Алар ферментар барлыкка килү процессында катнаша, витаминнарны синтезлаштыра, аксым һәм минераллар алмашы күрсәткечен яхшырта. Бифидобактериянең организмда аз күләмдә булуы иммунитет какшатуга китерә.

Мәгъсумова Дилүзә, 8Б сыйныфы.


Файдалы мендәрләр

Хуш исле үсемлекләрнең шифалы исләрен һәр фатирдафайдаланырга ярый. Моның өченкиптерелгәндару үләннәре, яфраклар, чәчәкләрнең зур булмаган бәйләмнәрен бүлмә почмакларынаэлеп куюҗитә.

Валериан (халыкта песиүләне дип тә йөртәләр ) нерв системасын тынычландыра, йокысызлыктан ярдәм итә. Ә ылыслы агачботакларына урын – кунак бүлмәсендә, залда , чөнки улхәл кертә, кәефне күтәрә. Ала миләүшә (лаванда) миэшчәнлеген яхшырта, димәк, урыны - эш бүлмәсендә. Аш бүлмәсенә сазанак (багулбьник) яки себер ак чыршысы ( пихта) элепкую урынлы - алар дезинфекцияүзлегенә ия һәм тәмсез исләрне тиз йота.

Төрлеавыруларныкисәтү һәм дәвалау өчен үләннәрдән берничәмендәр әзерләп, аларны кирәк чакта кулланырга киңәш ителә. Мәсәлән, акчәчәктән роза,гөлҗимештаҗяфракларынтутырыпясалганмендәрчекбаш авыртканда, нервкиеренкелеге, йокысызлыкбелән интеккәндә кирәк булыр .

Суык тигәндә, грипп, ОРЗ, томау колак ялкынсынуы (отит) вакытында каен гөле ,тупыл яфракларыннан якимиләш чәчәкләреннәнясаганмендәрләрдә йоклау бик әйбәт. Кан басымы күтәрелү беләнинтеккәннәрнеңбашастындаһәрвакыт кипкән бөтнек, дүләнә, шуышма,тукранбаш һәм күкчәчәк катнашмасыннан мендәр булдыру зарур.

Шәрәфетдинов Альберт, 5а