#26 2010 нче ел

Саумы, Яңа ел!


Зур өметләр белән каршылыйбыз

2010 ның ел башын.



Яңа ел!..Тиздән бәйрәмнең иң матур мизгелләре килеп җитә! Кыш үзенең килүе турында суыклары белән куркытып алса да, барыбер яңа ел якынлашуы сизелә, күңелдә дәрт, бәйрәмчә кәефкә өмет уяна.

Яңа елны һәрберебез төрлечә каршылый. Кемдер дуслары, кемдер якыннары янында була. Ләкин бу бәйрәм, нигездә, нәкъ менә гаилә белән каршылау өчен тугандыр.

Яңа елның бөтен гүзәллеге дә якыннарың белән табын әзерләү, чыршыны бергәләшеп бизәү, аларга, тырыша-тырыша, бүләк сайлау да бит. Шулвакытта гына гаиләңне, дусларыңны кадерли башлыйсың, яшәү мәгънәсенең нәкъ менә яраткан кешеләрең янында булу икәнен аңлыйсың.

Яңа елны төрле илләрдә төрлечә традицияләрдә каршыласалар да, аның асылы барыбер шул ук кала: бәйрәмне бизәүче шәхесләр – ул якыннарың.

Яңа ел килүгә 11 көн тирәсе калган. Кайбер өйләр җемелдәүче утлар белән бизәлгән, бүлмә түрендә татлы ылыс исләре сизелә. Бу бәйрәмнең тагын бер матурлыгы да шунда ки, нәкъ менә Яңа елда, көтелмәгән могҗизага, хәтта Кыш Бабайга да, яшеңә дә карамастан, ышанасы килә. Тылсымлы вакыйгалар була аладыр дип, йөрәкләр хискә бирелә. Әйе, шулай яшәргә кирәк тә! Могҗизага, бәхет кошының синеке булуына ышанырга, шатлык кояшында янудан курыкмаска кирәк!

Кадерле укытучылар, хөрмәтле укучылар! Сезне киләсе Яңа еллар белән котлыйм! Әйдәгез, шушы ел китергән моңсу вакытларны онытыйк, рәнҗетелгән кешеләребез булса, алардан гафу сорыйк, яңа елга олы максатлар, зур өметләр белән басыйк. Үзебезне, тирә-юньдәге кешеләрне куандырырга, шатлыклы хәбәрләр генә таратырга тырышыйк! Барыгызга да озын-озын гомерләр, киләсе елда эшләрдә, укуда уңышлар, ныклы сәламәтлек, дөньяның бөтен хозурлыгын тоеп, тормыш диңгезе буенча аккош шикелле җиңел генә йөзүегезне телим.

Яңа еллар котлы булсын! Ел буе күктәге йолдыз кебек сүнмичә балкыгыз!


Минһаҗева Айнур, Сәйфетдинова Алсу, 9а