#26 2010 нче ел

Истәлекле даталар

01.01 - Әдәбият галиме Фәрит Хатиповка 80 яшь.

01.01 - Шагыйрә Нурия Измайловага 60 яшь.

01.01 - Тел галиме Луиза Бәйрәмовага 75 яшь.

01.01 – Бөтендөнья тынычлык көне.

01.01 – Идел Болгарстанында ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн.

05.01 – Философия фәннәре докторы Яхъя Абдуллинның тууына 90 ел.

06.01 – Татар театр сәнгатенә нигез салучы атаклы драматург Галиәсгар Камал туган көн.

07.01 – Раштуа бәйрәме.

08.01 – Язучы Әсгать Сәлахка 75 яшь.

08.01 – Балалар киносы көне.

09.01 – Язучы Диләрә Зөбәерованың тууына 80 ел.

10.01 – Җырчы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Салават Фәтхетдиновка 50 яшь.

10.01 – Татарстан Милли китапханәсе ачылуга 145 ел.

11.01 – Бөтендөнья рәхмәт әйтү көне.

13.01 - Россия матбугаты көне.

13.01 – Язучы Җәмит Рәхимовның тууына 75 ел.

14.01 – Искечә Яңа ел.

15.01 – Күренекле татар язучысы Мәхмүд Максудиның тууына 110 ел.

17.01 – Язучы Барлас Камаловның тууына 80 ел.

17.01 – Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты компизитор Җәүдәт Фәйзинең тууына 100 ел.

18.01 – Философия фәннәре докторы, профессор Казбек Гыйззәтовка 85 яшь.

22.01 – 90 ел элек “Татарстан яшьләре” газетасы чыга башлады.

24.01 – Хәрби эшлекле, генерал-лейтенант, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллиннын тууына 105 ел.

25.01 – Рәсәй студентлары көне.

27.01 – Рәсәйнең хәрби даны көне – 1944 елда Ленинград блокадасын өзгән көн.

28.01 – 60 ел элек Казанда язучы Шәриф Камалның музей-йорты ачылды.

29.01 – Бөек рус язучысы А.П.Чеховның тууына 150 ел.

30.01 – Җырчы, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановка 55 яшь.

Ганиева Лилия, 5а


Яңа ел табыны

Яңа ел бәйрәме җитәргә дә күп калмады. Бәйрәм алдыннан күпләребез могҗиза һәм бәйрәм табыны турында хыяллана.

Яңа елга әзерләнү бәйрәмгә берничә көн кала ук башлана. Башта йортыбызны матурлыйбыз, өй түренә чыршы куеп, аны матур итеп бизибез. Аннары бәйрәм табыны турында уйлана башлыйбыз. Ә бит бәйрәм табыны һәр илдә төрлечә. Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре, ризыгы бар.

Мәсәлән, Япониядә хуҗабикәләр табынны бәхет китерә торган ризыклар белән тутыралар. Андыйларга диңгез кәбестәсе, борчак, пешкән балык керә. Австралия, Венгрия, Югославия илләрендә бәйрәмдә кош итен бөтенләй кулланмыйлар. Алар бу кичтә бәхетнең очып китүеннән куркалар. Төн уртасында һәр кубалы, испанияле, португалияле һәр айга теләк әйтеп, 12 виноград ашарга тиеш. Италиялеләр чикләвек белән виноград сәламәтлек, уңыш һәм озын гомер китерә дип уйлый. Ә Россиядә өстәлгә балык ризыклары, бәлеш, кәбестә ашы чыга. Ә Словакия һәм Чехиядә һәр өстәлдә казылык белән томалап пешерелгән кәбестә, карп балыгы, гөмбә ашы һәм баллы печенье булу мәҗбүри. Ә Франциядә табынга ак әйберләр куярга тырышалар: ак шәмдәлләр, ак шәмнәр, ак шоколадка манылган җиләк-җимеш, ак кекс. Польшада исә ак ашъяулык ябылган өстәлгә 13 төрле ризык куела.


Кыздырылган бәрәңге

Чипсы- инглиз телендә йомычка дигәнне аңлата. Бу ризык 19 гасырда пәйда була. Америка ресторанында берәү китерелгән ризыкка ризасызлык белдерә. Ни өчен дисәгез, аңа официант китергән бәрәнгенең артык калын телемле итеп туралган булуы ошамаган икән. Шуннан соң ресторанның хуҗасы, индеец Джордж Крам, әлеге бәйләнчек клиентны кызык итмәкче булып, бәрәңгене чәнечке белән дә эләктереп алмаслык итеп үтә дә юка итеп турап кыздырган. Теге нәзберек кешегә бу ризык, киресенчә, бик ошаган. Ул ашап туя алмаслык тәмле булган икән.

Соңрак бәрәңге йомычкалары-чипсларны каплыпларга тутырып сата башлыйлар. Гап-гади кыздырылган бәрәңге башка илләрне дә яулап ала.


Могҗизалы Таш

Бер риваять бар. Моннан күп гасырлар элек булган хәл бу. Адашкан сарыгын эзләп, көтүче таныш булмаган җирләргә, тауларга барып чыга. Тирә-юньдә кара ташлар ята. Көтүче шакката: аның тимер очлы таягын ташлар үзенә тарта, әйтерсең лә, аны күзгә күренмәс ниндидер кул эләктереп ала да тотып тора.

Ташларның гаҗәеп көченә таң калган көтүче аларны якындагы Магнесса шәhәренә алып кайта. Монда инде hәркем көтүче сөйләгәннәр уйдырма түгеллегенә ышана - сәер ташлар тимер әйберләрне үзләренә тарталар!

Алай гына да түгел, шул ташка пычак йөзен ышкысаң, пычак үзе дә тимер әйберләрне - кадак ишене, ук ычларын үзенә тарта башлый. Әйтерсең лә, таулардан алып кайткан таштан аларга нинди дер серле көч агыла.

Могҗизалы ташларны әлеге шәhәр исеме белән магнит дип атаганнар. Кешеләр табигатьнең иң гаҗәеп күренешләреннән берсе - магнетизм белән шулай танышканнар.


Төлке - кайда да төлке

* Төлке бер кайчан да өнен үзе казымый. Ул, бөтен осталыгын hәм хәйләкәрлеген эшкә җигеп, бурсыкка йортка керә төлке үзен баштарак бик чиста hәм тәртипле тота. Әмма бу хәл озакка бармый. Ул үзе артыннан җыештырмый башлый. Ә бурсык кебек чиста җәнлек моңа hич тә түзеп тора алмый. Яңадан тәрбияләү барып чыкмагач, ул үзенең өен ташларга мәҗбүр була. Ә төлке моңа ике куллап риза.

* Яз җиткәч, гадәттә, ташландык бурсык оясында, төлкенең 4-6, кайчакта 12 баласы туа. Тугач та, алар бүрегә охшаган булалар. Аларны койрык очлары ак булуыннан гына аерып була. Бүреләрнең ул карангы төстә. Төлке балаларына 1,5 ай сөт имезә. Аннары үзе белән алып йөри башлый. Көз җитүгә, балалар үсеп, кайсы кая китеп бетәләр.

* Төлкенең койрыгыннан фиалка исе килә икән. Гомумән, төлке төрле тәмле исләр ярата. Юлда яткан конфет кәгазен дә, хушбуй савытын да иснәмичә китми. Язучы-натуралист сөйләвенә караганда, аучылар, төлкенең фиалка исен, күп очракта дөрес эзләмиләр. Бу ис бары тик бик салкында гына килә икән.

* Төлкенең, ничек итеп, үлгәнгә маташып, балык урлавын бөтенегез дә беләсездер инде. Әкияттә язылган нәрсә, бу очракта дөреслеккә туры килә, ди. Койрыгыннан тотып капчыкка салсаң да, күзен дә ачмый икән ул.

* Тагын... төлкене койрыгы белән балык та тота, диләр. Әмма бусы галимнәр тарафыннан әле исбатланмаган.

Алсу, 7а


Сәгатенә 320 км.!

Очу тизлеге төрле кошларда төрлечә. Яр карлыгачлары (стрижи) сәгатенә 274 – 320 км. тизлек белән очалар.

Яр карлыгачлардан соң , иң тиз оча торган кош – саз карлыгачы (лунь болотная) һәм аның туганнары. Алар сәгатенә 264 – 290 км. очалар. Күгәрчен - сәгатенә 96 км., ә колибри, сәгатенә 80 – 88 км. оча.


Чәчәкләр hәм атаклы кешеләр.

* Рус шагыйре Константин Бальмонт кошлар, күбәләкләр, чәчәкләр яраткан, соңгыларын үзе үстергән. Язу өстәлендә hәр көнне яңа чәчәк бәйләме торган, костюм түшенә ул чәчәк кадап йөргән.

* Танылган итальян артисты Элеонора Дузе чәчәк исен яратмаган, үзенә бүләк ителгән чәчәкләрне театрда калдыра торган булган. Үз бүлмәсенә беркайчан да чәчәк алып кермәгән.


Акча биографиясы.

Һәр халык акчага үз атамасын уйлап тапкан, Германиядә “ташбака”, Рәсәйдә “агач” h. б. Ни өчен ташбакамы? Чөнки тәүге тәңкәләр мең ярым ел Эгей диңгезе утрауларында сугылган hәм анда диңгез ташбакасы сурәтләнгән булган. Алар көмештән эшләнгән.

Безнең эрага кадәр 4 гасырда кытайлыларда ташбакалы пластинкалар әйләнештә йөргән. Ә беренче алтын акчалар

Шәрыктан килгән. Борынгы фарсылар аерым валюта керткән: Грециянең алга киткән базарлары өчен – алтын, Көнчыгыш илләре өчен – көмеш.

Спартанлылар көмешне hәм алтыны “читтән китерелгән үләт”дип атаган hәм үзенең тимер акчасын суккан. Көмеш белән алтын шәhәрдән бөтенләй чыгарылырга тиеш булган. Кыйммәтле металлардан эшләнгән акчаны саклау да тыелган. Моның өчен үлем җәзасы бирелгән. Димәк, тәүге “валютачылар” шул чорда күренә башлаган.

Күп гасырлардан соң акча урынына терлекләр файдаланылган. Шулай итеп, акчаны йөртү hәм саклау проблемасы хәл ителгән.

Шведлар үзләренең көмеш акчаларын бакырга алыштырып, 1659 елда Гиннесснын рекордлар китабына кертерлек акча ясаганнар – 22 килограмм авырлыкта булган ул.

Акча тарихы – анын арзанаюы тарихы ул. Элегрәк алтын – көмеш кулланылса, соңрак бакыр, тимер гә күчеп беткәннәр.

Габдулхакова Динә, 5а