#26 2010 нче ел

Узып баручы декабрь ае вакыйгаларга мул булды. Гимназиянең яхшы билгеләргә генә укучылары төрле фәннәрдән олимпиадаларда катнашуларын дәвам иттеләр. Шулай ук безнең мәктәптә дә рус теле һәм әдәбияттан район олимпиадасы булып узды.

Декабрь аеның1- 10 көннәре инвалидлар декадасы дип билгеләнде. Бу атналыкта гимназиядә төрле чаралар үткәрелде. Укучылар тарафыннан төрле рәсемнәр, өч телдә плакатлар ясалды, сочинениеләр язылды һәм презентацияләр эшләнде. Шулай укукучылар сугыш ветераннары белән очрашты. Алар үзләренең хатирәләре, сугыш елларында үткән авыр тормышларытурында сөйләде. Үзләренең истәлекле фотосурәтләрен күрсәтте.Аннан соң, гимназиядә Бөек Ватан сугышының 65 еллыгына багышланганмахсус папка төзелде.

11 декабрь көнне 5-9 сыйныф укучыларыГ.Камал академия театрына Нәкый Исәнбәтнең “Гөлҗамал” спектаклен карарга барды. Режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев. Татар театры туу, беренче татар артистларының эшчәнлеге, тормышы турында мәгълүмат бирә торган әсәр һәрберебезне дулкынландырды.

14 нче декабрь көнендә безнең гимназиянең укытучылар коллективы "Муза профессии" фестивалендә катнашты. Укучылар яраткан укытучыларыбызга уңышлар теләп тордык, безнең укытучылар – иң шәп, иң талантлы коллектив ул!

21 нче декабрь көнне 9 “А” сыйныфында җәмгыять белеменнән ачык дәрес булды. Бу дәрес кешенең культурасын, аның җәмгыятәге урынына багышланды.

24 нче декабрь көнне“Башкала КЗН” каналы журналистлары гимназиядә булып дәрестә, дәрестән тыш чараларда ИКТнең кулланылышын өйрәнделәр.

Икенче чирек тә ахырына якынлаша. Укучылар, билгеләрегезне төзәтергә онытмагыз, әти-әниләрегезгә яңа ел бүләге итеп,укудагы уңышларыгызны күрсәтегез.

Яңа ел бәйрәменә дә актив әзерлек бара.


Минһаҗева Айнур, 9а