#26 2010 нче ел

Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булу

Нәрсә соң ул мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек? Бу сорау күпләрне кызыксындыра. Шәфкатьлелек – барлык кешеләргә авыр минутларда булышу, ярдәм итү. Ә мин мәрхәмәтлеме? Бу сорауга җавапны табар өчен, мин үземнең үткәнемә күз салырга уйладым. Мин әбиемә, әти - әниемә, мәктәптәге дусларыма һәрвакыт булышып торам. Моны дөньядагы бөтен кеше дә эшләргә тиеш дип уйлыйм.

2010 нчы ел – шатлыклы ел. Бөек Ватан сугышы тәмамлануына 65 ел. Әйе, бу - бик зур вакыйга. Ә безгә ветераннарыбызны, сугышта көчен түккән каһарманннарыбызны котлау, аларга ярдәм кулы сузу өчен тагын бер мөмкинчелек. Туганың югалткан, гомерен Ватаны өчен кызганмаган кешеләрне онытырга ярамый. Еллар үтә, сугыш афәтен үз күзләре белән күргән кешеләр елдан – ел кими. Әйдәгез әле мондый кешеләрнең тормышына битараф булмыйк, көчебездән килгәнчә ярдәм итик. Аларның күбесенең туганнары, булышырга балалары юк. Шуңа күрә вакытыбызны кызганмыйча бу кешеләрнең хәлләрен белеп торырга кирәк. Аларга бит күп кирәкми. Безнең елмаюыбыз, җылы сүзебез, игътибарыбыз, тәмле ризыгыбыз да аларның күңелләрен йомшарта.

Мин дә мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга тырышам.

Камальтдинова Диләрә,7а


Нәрсә ул мәрхәмәтлелек?

Мәрхәмәтлелек – туганнарыңа, дусларыңа һәм мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итү. Хәзерге вакытта бик күп кеше ярдәмгә мохтаҗ. Андый кешеләрне игътибарсыз калдырырга ярамый.

Әйләнеп карыйк әле, дуслар. Яныбызда гына күпме инвалидлар бар. Аларга бу тормышта бик күп авырлык, михнәт күрергә туры килә. Безнең җылы сүзебез дә бит бу кешеләрнең йөрәген җылытырга, күңелләрен күтәрергә мөмкин.

Ятим балалар саны да елдан-ел арта бара. Ни кызганыч, мондый ата-аналар балаларының киләчәген үз куллары белән юкка чыгаралар. Балаларның кайнар яшьләре, караңгы киләчәге турында уйламыйлармыни соң алар. Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр турында әйтәсе дә юк. Алар безнең каһарманнар. Алар безнең горурлыгыбыз. Менә кемнән без үрнәк алырга тиешбез. Без шулай эшлибез дә. Мәсәлән, үзебезнең сыйныф белән һәр елны олы яшьтәге ветераныбызның хәлен белеп торабыз. Бу көнне без түземсезлек белән көтәбез. Дәресләр тәмамлангач тиз генә киенәбез дә ветераныбыз янына ашыгабыз. Аңа төрле сораулар бирәбез. Әлбәттә, милли ризык белән дә сыйлыйбыз. Мәрхәмәтле булу бер дә авыр түгел, аңа теләк кенә кирәк.

Шул ук вакытта безне ярата торган кешеләребезне дә онытмаска кирәк. Әйе, алар безнең әти-әниләребез. Аларга һәрвакыт ярдәм итү, йөзләренә кызыллык китермәү – безнең төп бурычыбыз.

Дустым, боларны беркайчан да онытма. Мәрхәмәтле кеше үзе дә бик бәхетле булыр, барлык теләкләре дә тормышка ашар, чөнки сиңа әйтелгән рәхмәт сүзе сихри көчкә ия. Рәхмәт сүзен ишетү - үзе бер куаныч. Кешегә ярдәм итү – зур савап.

Айнулова Гөлназ,7а


Шәфкатьле булу авырмы?

Минем уйлавымча, шәфкатьле булу авыр түгел. Шәфкатьле булсаң, сине бөтен кеше дә хөрмәт итәчәк. Барысы да үзебездән тора.

Мин сезгә бер вакыйга сөйләп китәм. Бишенче сыйныфта укып йөргән чагым. Безнең өй янындакечкенә генә ак төстәге көчек күренде. Ул бик туңган һәм калтырый иде. Мин аны көн саен ашаттым һәм бер көнне без әти белән бергәләп көчекне авылга алып кайтырга уйладык. Этне бер коробкага салдык һәм авылга юл тоттык. Без кайтып җиткәндә инде караңгы төшкән иде. Авылга кайтып җиткәч, без аны сарайга керттек. Икенче көнне мин яраткан этемә өй ясадым. Көннәр үтте. Этебез әкренләп көч җыйды. Казанга китәр вакыт җитте. Ни кызганыч, өч көн үткәч, этебезнең үлгәнен ишеттек. Безнең гаилә өчен бу бик авыр булды, чөнки без көчеккә ияләшкән идек. Күзебезгә яшь килде.

Шәфкатьле булу авыр түгел икән бит. Тирә-ягыңа карарга, башкаларга игътибарлы булырга кирәк.

Насриев Айнур, 7а