#26 2010 нче ел

12.12.2009 ТЕАТРГА СӘЯХӘТ

11 нче декабрь көнне 5-9 сыйныф укучылары Г.Камал исемендәге академия театрына барды. Алар Н.Исәнбәтнең “Гөлҗамал” спектаклен карады. Татар театры туу, беренче татар артистларының эшчәнлеге, тормышы турында мәгълүмат бирә торган әсәр һәрберебезне дулкынландырды.


14.12.2009 УКЫТУЧЫЛАР ЕЛЫНА БАГЫШЛАНГАН "МУЗА ПРОФЕССИИ" ФЕСТИВАЛЕ ДӘВАМ ИТӘ

30 ноябрь көнне Вахитов районы укытучылар коллективлары арасында үткәрелгән иде. Алар арасында иң яхшы чыгыш ясаучы мәктәпләр: 116 нчы лицей, 6 нчы кадет мәктәбе һәм 1нче татар гимназиясе.

14 нче декабрь көнне 1 нче татар гимназиясе “Муза профессии” фестивалендә катнашты. Анда гимназия педагогик коллективының төрле юнәлештәге эшчәнлеге чагыла.


24.12.2009 ШӘҺӘР МУЗЕЙЛАРЫ СМОТРЫ

24 нче декабрь көнне шәһәр музейлары смотры үтте. Бу смотрда безнең гимназия дә актив катнашты. 9а сыйныфы укучысы Минһаҗева Айнур (үзидарәнең актив әгъзасы), килгән кунакларны музейда тупланган материаллар, Яңа Бистә тарихына багышланган истәлекләр белән таныштырды. Якынлашып килүче “Икенче бөтендөнья сугышының 65 еллыгы” на, Бөек Ватан сугышында катнашкан безнең мәктәпне тәмамлаган укучыларга багышланган стенд эшләнелде.