#26 2010 нче ел

Якупов Харис Габдрахман улына90 яшь!

Күренекле рәссам Харис Габдрахман улы Якупов 1919 елның 23 декабрендә Казанда эшче гаиләсендә туа. Мәктәптә укыганда ук сынлы сәнгать студиясенә йөри, күргәзмәләрдә катнаша. «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында рәсемнәрен бастыра.

Харис Якупов Казан сәнгать училищесын тәмамлый (1935-1939 еллар). 1939-1945 елларда Армия сафларында, Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр фронтта алгы сызыкта, ут эчендә була.1941-1945 еллардагы сугыш Харис өчен чыныгу һәм тормыш мәктәбе була. Сугышчы, разведчик, топограф, старшина X. Якупов Мәскәү янында, Курск дугасында, Украина, Польша, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. Анда да рәсем ясаудан туктамый.Анда да рәсем ясаудан туктамый, фронт газеталары өчен сатирик рәсемнәр ясый, көндәлекләр алып бара. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә.

Харис Якупов – портрет остасы. Ул ясаган Г.Тукай, А.Пешков, Ш.Камал портретлары аеруча уңышлы дип санала.

«Г.Тукай крестьяннар арасында», «А.С.Пушкин Казан юлында», «А.М.Горький Марусовкада» (1946-1949) кебек картиналары тарихи темаларга багышланган. Харис Якупов – пейзажчы да. Ул «Иделдә эссе көн», «Казанкада су ташу», «Кабан күле», «Иделдә яз», «Зур Идел» кебек зур полотнолар иҗат итә.

1950 елда Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов белән бергәләп, «В.И.Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя» исемле зур картина яза. Бу картина өчен рәссамнарыбызга СССРның Дәүләт премиясе бирелә.

1954 елда Харис Якупов җәмәгатьчелекне үзенең «Хөкем алдыннан» дигән атаклы картинасы белән таң калдыра. Картинада фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән каһарман шагыйрь Муса Җәлил сурәтләнә.

Харис Якупов китап графикасы өлкәсендә дә күп эшли. А.С.Пушкин, В.Г.Короленко, Г.Тукай, М.Гафури, Ш.Камал, М.Җәлил, Г.Кутуй, Ә.Фәйзи китапларына һәм «Татар халык әкиятләре» җыентыгына рәсемнәр ясый. Шушы хезмәтләрен югары бәяләп, аңа Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

Харис Якупов бик еш кына хезмәт халкы тормышын, алар башкарган күркәм эшләрне сурәтли. Шундый картиналар сериясе 60 елларда языла.

1976 елда Харис Якуповның «Чаллы сылулары» һәм «Алдынгы терлекчеләр-көтүчеләр Н.Җиһаншин, Ш. һәм Г.Шакировлар» исемле картиналары Россия Федерациясенең И.Репин исемендәге премиясенә лаек була.

1980 елда рәссамга сәнгатьне үстерүдәге хезмәтләре өчен СССРның халык рәссамы дигән мактаулы исем бирелде.

Чит илләрдә йөрү башка халыкларның тормышын сурәтләгән әсәрләр тууга сәбәп була. Кореядә, Италиядә булу Харис Якуповка яңа картиналар язу өчен өстәмә мәгълүмат бирә.

Әйе, хәзерге көндә ул танылган Оста. Ул 25 ел дәвамында (1951-1975) Татарстан Рәссамнар берлеге белән идарә итте, аны Бөтенсоюз мәйданына алып чыгу өчен күп көч куйды. Якуповның остаз буларак, Сәнгать академиясенең Казан рәсем остаханәсе җитәкчесе буларак эшчәнлеге дә гаять әһәмияткә ия.

1976 елда рәссамга И. Репин исемендәге премия, ә 1980 елда сәнгатьне үстерүдәге хезмәтләре өчен СССРның халык рәссамы дигән исем бирелде.

Харис Якуповның әсәрләре Мәскәүнең Третьяков галереясында һәм Шәрекъ халыклары сәнгате Дәүләт музеенда, Татарстанның күп кенә музей һәм галереяларында, алай гына да түгел, ерак чит илләрдә, мәсәлән, АКШ, Бөекбритания, Франция, Италиядә саклана.

1998 ел башы Татарстан сынлы сәнгатенә бик зур шатлык китерде: Харис Габдрахман улы Якупов Россия Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайланды, республикабызда атаклы якташыбыз Николай Фешиннан соң икенче сәнгать академигы булды. Бу вакыйга шәхсән аның иҗатын зурлау белән бергә, гомумән, татар сынлы сәнгатенең югары үсеш алганлыгын да тагын бер кат раслау булды.

Харис Якупов хәзер дә алны-ялны белми иҗат итә һәм үзенең шәкертләрен дә шуңа өнди.

Күренекле рәссам Харис Якуповның картиналарында Татарстан тарихы һәм татар халкының бүгенге тормышы тирән эчтәлекле, югары идеяле һәм күпкырлы тасвирлана. Аның һәр әсәре халкыбыз тормышының яңа ягын, үзенчәлеген күрсәтә. Рәссам тормыш, тарих һәм кеше характерына фәлсәфи якын килә, картиналарның һәр штрихына, деталенә тирән мәгънә сала.


КАРТИНАЛАРЫ