#26 2010 нче ел

Минем һөнәрем

Мин программист булырга телим. Чөнки миңа бу һөнәр ошый, мин компьютерлар белән кызыксынам. Хәзерге вакытта компьютерны белмәү мөмкин түгел. Программист булу өчен, миңа аеруча өч фәнне әйбәт белергә кирәк, ул фәннәр -математика, информатика һәм рус теле. Бу уку елында мин “Руки солиста” түгәрәгенә йөрим, замана шәхесләрен – көндәшлеккә сәләтле белгечләр -әзерләүдә әлеге түгәрәкнең ярдәме зур дип уйлыйм. Гомумән, мин үзебезнең гимназияне “Киләчәк мәктәбе” дип саныйм, алдагы тормышта кайсы һөнәр вәкиле булырга теләсәң дә, барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Тырышып укырга гына кирәк.

Миллионлаган кешеләр көндә компьютер белән эш итәләр. Компьютер ул эш өчен, дөньяга карашыңны киңәйтү, эзлекле фикерлөүне үстерү, кайвакыт үзеңне ял иттерү -уен өчен дә кирәк. Интернет үз эченә алган сайты белән күпкә алга җибәрә.

Программист булу өчен, миңа күп укырга,урта мәктәпне тәмамлагач, уку йортындабелем алуны дәвам итәргә кирәк.

Лотфуллин Илнар, 9а