#15 2008 нче ел

Без булдырабыз!

Безнең 5а сыйныфы укучылары уку елын зур дәрт һәм көчле теләк белән башлап җибәрде. Беренче сентябрьдәге беренче дәрестә үк сыйныф җитәкчебез гимназияне тәмамлаганда БДИ бирәсе икәнен сөйләде, аның таләпләре белән таныштырды. Безгә бик тырышырга кирәклеген без шул көнне аңладык һәм бик тырышырга сүз бирдек.

Киләчәктә үз юлыңны табарга, кешеләр арасында бик кирәкле булу өчен, безгә төрле яклап сәләтләребезне үстерергә кирәк, шуңа күрә без сыйныф белән төрле түгәрәкләргә йөри башладык. Без атнаның бер көнен дә буш үткәрмибез. Менә, мәсәлән, дүшәмбе көнне без Гөлчирә Хафизовна белән туган як тарихын өйрәнәбез. Сишәмбәдә малайлар, җыелышып, “Динамо” спорт сараена футболга йөрибез. Чәршәмбе көнне без гимназиянең спорт залын даулыйбыз. 5 нче дәрес физик тәрбиядән соң тагын футбол түгәрәгенә калабыз. Без инде, 11 нче сыйныфлар белән уйнап, җиңү яуладык. Без булдырабыз!

Кызлар барысы да вокал белән шөгыльләнә. Икенче чиреккә безнең тагын бер максатыбыз бар: компьютер түгәрәгенә йөрү.

Бу көннәрдә дә эшебез күп: көзге балга әзерләнәбез. Тагын бер мөһим эшебез бар: 23 октябрьдә Роберт Миңнуллинга 60 яшь тула. Шул уңайдан, безне опера балет театрында узачак шагыйрьнең юбилей кичәсендә катнашырга чакырдылар. Без, бик зур җаваплылык тоеп, шуңа әзерләнә башладык.

Без ышанабыз: барысы да яхшы булачак. Без булдырабыз!

Укуда да тырышабыз. Чирекне уңышлы тәмамларбыз дип уйлыйбыз. Безнең сыйныфта яхшы укучылар гына булырга тиеш, чөнки без булдырабыз!

5 а сыйныфы укучылары