#15 2008 нче ел

Октябрь яңалыкларга бай...

Октябрь ае яңалыкларга бик бай булып чыкты.

1.10.08 – Өлкәннәр көне булып узды. Ләкин шушы ук көн тагын бер кызыклы бәйрәмне үзенә ала – ул “Халыкара Музыка көне”. Шуңа күрә 5-7 сыйныфлар С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залына “Татар музыкасының гүзәл әсәре” дип исемләнгән бәйрәмгә барды. Шулай ук безнең гимназия быелгы уку елында Н.П.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендәге Зарипов Марат Нәбиевич белән хезмәттәшлек итә. (Зарипов Марат Набиевич – ул Россиянең атказанган артисты, Татарстанның Халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Дәүләт премияләре лауреаты, Казан консерваториясенең профессоры, ТРның Дәүләт квартеты директоры).

01.10.08. 1 “Б”, “В” сыйныфлары К.Насыйри музеена бардылар.

22.09--02.10 – безнең гимназиядә яшелләндерү акциясе узды. Моның өчен һәрбер сыйныфтан укучылар гөлләр алып килергә тиеш иде. Бу акция башлану белән, гөлләр әкрен генә җыела башлады. Менә, ниһаять, үсемлекләр җыелып бетте, бөтен мәктәп ямь-яшел нурларга күмелгәндәй булды. Гөлләр күп җыелганга, мәктәп эчендә сулавы да җиңел булып китте. Яшел үсемлекләр суларга һава өчен генә түгел, ә аларга карап, сокланып, китап укып арыган күзләрне ял иттерер өчен дә кирәк. Әйдәгез, бу “Яшелләндерү акциясе”н традициягә әйләндерик.

Гимназиядә октябрь ае – “Наркоманиягә каршы көрәш” дип билгеләнде. Шуның уңаеннан укучылар төрле рәсемнәр ясадылар.

Шулай ук Үзидарә утырышы да булды. Бу утырыштагы төп максат сыйныфларның гимназия һәм класс буенча кизү торуларын оештыру иде.

16.10 көнендә 2а, 2б, 4а, 4б, 3а, 3б сыйныф укучылары “Әкият” курчак театрына бардылар. Укучылар театрның сезон ачылу вакыйгасын күзәтә алдылар. Укучылар каршында театрның директоры, сәнгать министрлыгыннан килгән кунаклар чыгыш ясады. Шулай ук 5 нче лицей укучылары театрны сезон ачылу белән котладылар, алар шушы вакыйга өчен махсус шигырьләр дә ятлаганнар иде. Ниһаять, күңелле тамаша башланып китте Иң элек безнең алдыбызда театр артистлары чыгыш ясады. Шушы чыгыштан без театр өчен яңа бина төзеләчәген белдек, бу бик кызыклы һәм мавыктыргыч формада күрсәтелде. Менә көтелгән спектакль дә башланды. “Су анасы” спектаклен карау безнең өчен бик кызыклы булды. Г.Тукайның бу әкияте безгә кечкенәдән таныш булса да, сәхнәдә күрү бөтенләй икенче икән!

Тамаша бетү белән без җыелышып, күтәренке күңел белән гимназиягә кайтып киттек! – дип искә ала 4б сыйныфы укучылары.

16, 17.10 көннәрендә гимназиядә исә көзге уңыш күргәзмәсе уздырылды. Бу күргәзмәдә башлангыч сыйныф укучылыры катнашты. Алар үзләренең иҗат иткән эшләрен тәкъдим иттеләр.

17.10 Башлангыч сыйныфларда көзге бәйрәм үткәрелде. Көзге балда төрле ярышлар үткәрелде. Бәйрәмне 4б сыйныф җитәкчесе алып барды.

17.10 – гимназиядә Интеллектуаль марафонның тарих, экономика һәм география темалары буенча I туры үткәрелде. Җаваплы укытучылар: Әхмәтшина А.Т., Әхмәдиева З.А. Бу марафонда төрле-төрле сораулар һәм кызыклы конкурслар укучыларның белемнәрен арттырырга ярдәм итте.

17 нче октябрь көнне 6а сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе - Шәфигуллина Эльвира Илгисовна белән берлектә, балалар иҗаты үзәгенә бардылар. Уйлап карасаң, фотографиягә төшерү бер дә авыр түгел кебек. Чынлыкта бу ялгыш фикер икән. Моңа без балалар иҗаты үзәгендә төшендек. Без төрле биремнәр башкардык: кроссвордлар чиштек, сорауларга җаваплар эзләдек, рәсемнәргә карап фотографияләрнең үзенчәлекләрен таптык.

Хәтта, диплом да алдык. Җыеп әйтсәк, фотографияләрнең серле дөньясына сәяхәт кылдык, асылына төшендек. Бу бик кызык икән. Һәр нәрсәнең үз урыны, үз вазыйфасы бар. Бездән берничә яшькә генә зур булган укучылар дәресләрдән соң килеп, фотографиягә төшерергә өйрәнәләр. Теләгән һәр кеше балалар иҗаты үзәгенә барып, үзе дә фотографиягә төшерү серләрен өйрәнә ала. Безне җылы каршы алган укытучыларга һәм аларның укучыларына бик зур рәхмәт. Вакыт бик тиз үтте. Без бик күп нәрсәгә өйрәндек. Бу очрашу матур бер истәлек булып күңелебездә мәңге сакланачак, диеп искә ала 6а сыйныфы укучылары.

17 нче октябрьдә 8б сыйныфы укучылары Табигать музеена барды. Ул музей Эрмитажның беренче катында урнашкан. Әлеге музей күптән түгел генә ачылган. Музей эче бик матур итеп эшләнгән. Анда биш төрле зал бар. Залда төрле әйберләр урнаштырылган: төрле ташлар, йолдызлар сурәте һ.б...

22 нче октябрь көнне гимназия ашханәсендә “Көзге муллык” бәйрәме үтте. Бу бәйрәмдә 1-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучыларның рәсемнәре, төрле кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Иң яхшы эшләр ашый торган өстәлне бизәр өчен кулланылды. Шулай ук төрле яшелчәләрдән эшләнгән ризыклар да бар иде.

Минһаҗева Айнур, 8а