#15 2008 нче ел

“Һөнәр сайлаганда” рубрикасының октябрь санында өлкән сыйныф укучыларын борчыган сорауларны тәкъдим итәбез. Бу сорауларга җаваплар көтәбез.

1. КДУ ничәнче елда барлыкка килгән һәм беренче ректоры кем булган?

2. Университет белән кем җитәкчелек итә? Хәзерге ректоры.

3. Монда кемнәр керә ала ?

4. Читтән килүчеләргә яшәү урыны биреләме?

5. Бүгенгә көндә нинди факультетлар бар? Һәр факультетта күпме бюджет урыны бар?

6. БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итәләрме әллә БДИ бирү мәҗбүриме?

7. Университетта нинди атаклы профессорлар эшләгән һәм эшли?

8. КДУга укырга кергәндә нинди документлар кирәк?

11а сыйныфы укучылары


Казан дәүләт университеты

Казан дәүләт универсинеты – бик “карт” һәм Рәсәйдәге иң яхшы уку йортларының берсе. Ул 1804 нче елда ук ачыла. Бу уку йортында С.Аксаков, Лобачевский, Толстой кебек бөек шәхесләр укый, ә Фукс, Зинин, Бутлеров кебек галимнәр эшли. КДУ бик күп факультетлардан тора. Үзенең диварларында ул, укытучылар, геологлар, физиклар, химиклар, татар теле белгечләрен, психологларны һәм башка белгечләрне әзерлиләр. Бу уку йортында укырга дип, чит илләрдән студентлар киләләр.

Ландыш, 11а