#10 2008 нче ел

Безне беләләр!

Татарстан республикасында 500 мәктәптә веб-cайт бар. Безнең 1 нче Татар гимназиясе дә шул мәктәпләр рәтенә керә. Мәктәп сайтлары 1нче республика конкурсында гимназия Гран-при алды.

2008 нче елның 14 нче февраль көнне безнең гимназистлар: Рәшитов Булат, Ибраһимов Мансур, Нуретдинов Илдар, Мотыйгуллина Айсылу, Надршина Айсылу Казан Милли үзәгенә бардылар.

Республика җитәкчеләре мәктәптә информация куллану турындагы җыелышы алдыннан алар ТР премьер-министр Рөстәм Нургалиевич Миннеханов, мәгариф һәм фән министры Наил Мансурович Вәлиев, аның беренче урынбасары Людмила Николаевна Ногъманова каршында белем-порталына кергән сайтлар (Гаилә елы, Net school, Хәйрия елы, English-fans Club, музей, газета) турында сөйләде.

Премьер-министрны көткән арада укучылар журналистларга интервью бирделәр.

Укучылар бу чарага бик яхшылап әзерләнде. Бик нык дулкынлансалар да алар югалып калмадылар. Соңыннан Рөстәм Нургалиевич үзенең персональ компьютерына белем порталының адресын кертте.

Шушы көннән соң без горурланып “Без беренче!” дип әйтә алабыз.

Надршина Айсылу, 7а