#10 2008 нче ел

19.02.2008 Сәнгать күңелләрне нурландыра һәм күтәрә!

Безнең гимназистларыбыз зур түземсезлек белән “Италия Яңарышының бөек шәхесләре” һәм “Дөнья шәһәрләре һәм музейлары буйлап” дигән темада “Эрмитаж” музеенда узган икенче лекцияне көттеләр. Санкт-Петербург шәһәре эрмитажының өлкән фәнни хезмәткәрләре Европаның иң гүзәл шәһәрләрендә һәм иң яхшы музейларында булып, анда стажировка үтеп, безгә, укучыларга, слайдлар ярдәмендә, үзенә бер бүләк ясадылар: лекция сөйләделәр. Монда безне Мантенья, Беллини, Ботичелли кебек танылган рәссамнырның иҗаты белән таныштырдылар. Аларның иҗат җимешләре шатлык һәм бәхет кенә алпы килмиләр, ә гүзәллекне тыюга һәм әлбәттә, кешелек мөнәсәбәтләрен якларга өйрәтә.

Лондон һәм аның урамнары, Кембридж һәм Оксфорд буйлап, тәҗрибәле гидлар җитәкчелегендә булган сәяхәт бик кызыклы иде: безгә үзләренең ишекләрен тарихи биналар, музейлар һәм күргәзмәләр ачты. Урамнарның, паркларның, скверларның чисталыгы-пөхтәлеге шаккаттыра, ә төрле гаҗәеп матур һәйкәлләр һәм сынлы сәнгать әсәрләре һәр кешенең күзаллавын матурлый.

Шушы өч көн эчендә без үзебезне ниндидер тылсымлы илгә эләккән шикелле хис иттек һәм бу көннәр безнең күңелләребездә истәлекле итеп калачак.