#10 2008 нче ел

Мәрхәмәтле, шәфкатьле булыйк!

Һәрбер кеше үз гомерендә изгелек, яхшылык эшләргә тиеш.

Шуны белеп, безнең хөрмәтле президентыбыз, хәйрия елын уздырды. Шул елны мөмкинлеге булган кеше яхшылык эшләргә, ярдәм күрсәтергә омтылды.

Бу изге эштән безнең 6б сыйныфы да аерылып калмады. Без балалар өчен уенчыклар, киемнәр һәм башка кирәк-яраклар алып балалар йортына тапшырдык. Ятим балалар болай да иң зур бәхеттән, ата-ана назыннан, мәхрүм булганнар. Алар безнең ярдәмебезгә, кайгыртучанлыгыбызга мохтаҗ. Шуңа күрә без аларга хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тиешбез.

Әлбәттә, һәрбер кеше үзенчә ярдәм кулы суза ала. Ярдәм иткән кеше хөрмәткә лаек.

Мин дә хәлемнән килгәнчә, өлкән яшьтәге әби-бабайларга булышырга тырышам. Әти-әни безне кечкенәдән үк чисталыкка, дуслыкка, кешеләргә карата мәрхәмәтле булырга өйрәтте.

Хәйрия елында гына түгел, һәрвакыт бу эштән читтә калмыйк, кулыбыздан килгәнчә балаларга, караучысыз калган әби-бабайларга булышыйк, ярдәм кулын бергәләп сузыйк!

Фазлыев Динар,6б


Рәсемнәр

Якупова Ләйсән, 4Б Хәйруллина Ләйсән, 4Б