#10 2008 нче ел

Сораулар

1. Фәнгә “физика” дигән сүзне беренче булып кем керткән?

2. Бер километр ничә метр тәшкил итә?

3. Көчне үлчәү приборы.

4. Импульс саклану законын “кем”нәр тасвирлый?

5. Хәрәкәтнең кабатлану вакыты?

6. Нинди тормышта юлсыз да хәрәкәт ясап була?

7. Галәм төзелеше турында өйрәнүче галим?

8. Таксист нәрсә өчен хезмәт хакы ала?

9. Бер вакыт берәмлегендә ясалган тирбәнешләр санын ничек билгелиләр?

10. Атлап баручы кеше аяклары белән Җирдән этелеп китүе, нинди күренешкә нигезләнә?

Бер бабайның бик зур бакчасы булган. Үләр алдыннан ул дүрт малаена мирас итеп калдыруын әйткән. Бакчада 4 чыршы, 4 имән һәм 4 кое бар. Һәр улына берәр чыршы, берәр имән һәм берәр кое тиярлек итеп, ничек бакчаны 4 тигез кисәккә бүлергә?



Сорау бездән - җавап сездән

1. Йомык күз белән дә күреп була?

2. Көн белән төн нәрсә белән бетә?

3. Дөньядагы иң зур океан?

4. Нәрсәне ак алтын, нәрсәне кара алтын дип атыйлар?

5. “Тычкан тәбәсе” сүзен дүрт хәрефкә сыйдырып бетереп буламы?

6. Быел нинди күренекле шәхесләрнең юбилей еллары?

7. 2008 нче ел нинди ел итеп игълан ителде?

8. Үсемлек үсү өчен шартлар

9. Табигатьтә нинди әйләнешләр була?

10. Кайсы елны кешеләр күбрәк йоклый?

11. Җир шарының кайсы төшендә иң озын тәүлек?

12. Кашыкта аягын салындырып утыра. Ул нәрсә?

Хәсәнова Гүзәл, Әхтәмова Ранилә, 6а

E-mail: xat-tgim1@mail.ru