#10 2008 нче ел

Таныша беләсезме?!

Яшь дустыбыз, балачакта үзеңнең яштәшләрең белән танышуыңны хәтерлисеңме? Гап-гади – минем исемем Ләйлә, ә синеке? Хәер, син мәктәптә әле һаман да танышасың. Ә менә дус кызның яисә таныш малайның өенә беренче тапкыр барганда? Сер түгел, күп очракта алдагы мөнәсәбәтләргә нигез нәкъ шул беренче очрашудан салына башлый да инде. Әгәр дә аларның әти-әнисе синең турында начар фикердә калсалар, бу бер дә күңелле булмас.

Элек-электән килгән кагыйдә буенча, дустың сине әти-әнисе беләнүзе таныштырырга тиеш. Мәсәлән: «Әни, таныш бул, бу минем классташым Йолдыз». Монда инде үзара кул кысышу, «Танышуыма бик шат!» - дип әйтү дә мәҗбүри саналмый. Бер-береңә карашып елмаю да җитә. Билгеледер дип уйларга кирәк, очрашканда, һичшиксез, исәнләшергә кирәк.

Дус кызыңның өенә беренче тапкыр килгәндә, ишекне аның әнисе ачса, син беренче булып үзең белән таныштыр: «Исәнмесез! Мин Гөлназның классташы Йолдыз». Бары тик шуннан соң гына гозереңне әйт.

Танышуның кайбер гомуми кагыйдәләре.

* Яшьләр өлкәннәр белән беренче булып танышалар.

* Танышканда беренче булып ир-егет сүз башларга тиеш.

* Кул кысышып танышканда исә өлкән кеше кул суза.

Яшьтәшләрең белән танышканда, беренче кыз бала кул суза.

*Күп илләрдә сакланган гадәт буенча, ир-ат бары тик кияүгә чыккан хатын-кызның гына үбә ала. Яшь кыз балага үбү өчен кул сузу килешми, сине аңламаска мөмкиннәр.

*Әлбәттә, яшьләр җыелган кичә, дискотекаларда танышуның мондый этикетына игътибар да итмәскә мөмкиннәр. Шулай да, бу кагыйдәләрне белү зарури. Ул тәрбиялекнең бер билгесе.

E-mail: xat-tgim1@mail.ru