Бүлекләр
№3 2007 нче ел
Ссылки 

1 нче Татар гимназиясе укучылары янәшәбездә яшәүчеләргә кылган игелекләрен шушы фоторәсемнәрдә чагылдыруы

Яхшылыкка омтылыйк.

Яшәү күпкә җиңел булыр иде.
Әгәр һәркем башка берәүнең дә
Кеше икәнлеген аңласа...

Ф. Яруллин.

ТРсы президенты Минтимер Шәймиев 2007 нче елны Хәйрия елы дип билгеләде. Әйе, чыннан да бу – дөрес адым. Сәламәтлеккә багышланган еллар да, вакытлар да булды. Ә менә кешелек өчен мөһим булган әйбер – ул яхшылык.

Яхшылык – бу дөньяда күпме, азмы анысын әйтеп булмый. Ләкин шәфкатьлелекне эшләгәннән соң, аның шунда ук сиңа да яхшылык булып кире кайтуын көтмә. Барыбер күпмедер вакытлар, мизгелләр үткәч, ул бары белән, зурлап кайтачак. Иң кечкенә генә яхшылыкны эшләсәң дә, булышкан кешенең, хайванның да йөрәгенә ул май-бал булып ятачак.

Мин “Атна” исемле гәзит укыйм. Анда Хәйрия елына багышланган рубрика бар. Шундагы тетрәндергеч хәлләрне укыгач, нинди олы йөрәкле, киң күңелле, төрле вакытта ярдәм кулы сузарга әзер булган кешеләр булуын күрәм. Хәтта иң кечкенә булышудан да, зур проблема барлыкка килмәс өчен, юл куймаска була.

Дөньяда төрле сыйфатларга ия булган кешеләр бар. Ләкин халык әйтеме буенча, һәр кешенең күңелендә ниндидер бер яхшылык ялкыны, уты, уңай яклар бар. Була бит шундый кешеләр: үзләре дуслар төркеменең төп кешеләре, ләкин ярдәмчел түгелләр, ә менә бердә күренмәгән, аерылып чыкмаган кешеләрдән яхшылыкка тартылган адымны көтәргә була. Йомгаклап әйткәндә, һәр кеше дә үзенчә әйбәт.

Икенче әйбергә килгәндә, ул инде якыннарың белән мөнәсәбәтләр. Аларның кешелек сыйфатларын һәм үзеңнекен чагыштырып карасаң, төрле нәтиҗәгә килә аласың. Ләкин иң мөһиме: аларны аңлау, кадерләү, хөрмәтләү, аларга булышу.

Әти-әниең, әби-бабаң, апаң-абыең – иң якын, иң кадерле кешеләр. Алар белән уртак тел табарга, аларны аңларга кирәк. Зур бәхәсләрсез, конфликтларсыз яшәп була бит. Бары тырышып карарга кирәк.

Ә менә дөньяда тагын бер хөрмәткә лаек әйберләрнең берсе – ул табигать, әйләнә-тирә. Ул безгә бары яхшылык кына эшли, ә без нинди җавап кайтарабыз. Гүзәл табигатебезне дә сакларга, яклый белергә кирәк.

Гомумән, һәр җан иясе бу бер яктан кырыс, икенче яктан әйбәт булып тоелган дөньяда җылы сүзгә ия. Ф. Яруллин әйткәнчә: “Дөнья күпкә җиңелрәк булыр иде, әгәрдә кеше дә кешенең кеше икәнлеген аңласа”.

Шуңа күрә әллә нинди глобаль җиңүләр эшләргә кирәкми, ә бары тик тәмле тел, җылы сүз, вакытында терәк була белү, ярдәмчел булу гына кирәк. Әйләнә-тирәдәге якыннарыңа игътибар итсәң, яшәү дә күпкә җиңелрәк булыр иде, аннары кешеләр дә авыр минутта сиңа терәк булып торырлар иде.

А. Минһаҗева, 6 а



Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а

Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры;
Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (10А);
Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы;
Информацион үзәк - Нуриева Р.М., рус теле һәм әдәбияте укытучысы, Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, Романова Р (11А), Гайсина (10А), Надршина һәм Минхаҗева (6А).