Бүлекләр
№3 2007 нче ел
Ссылки 








Моңнар тулгач күңелемә,
Җырга салып көйлимен.
Чишмә булып аксын җырлар
Уйландырсын, юатсын.

Шагыйрьләр һәм композиторлар -иҗат кешеләре. Аерым алганда, шагыйрьләр искитәрлек тетрәндергеч шигырьләр иҗат итә, ә композиторлар йөрәккә үтеп керерлек музыка яза. Композитор һәм шагыйрь иҗат җимешләрен берләштерсәк, матур җырлар килеп чыга.
Безнең татар эстрадасы матур җырларга аеруча бай. Соңгы елларда җырларны башкаручы җырчылар да күбәеп китте, әмма шуңа карамастан, халык, яңадан яңа башкаручыларны кабул итә, таный, җырлары белән соклана. Ләкин,  җыр авторлары өчен бераз кызганыч булып китә. Җыр нигезен төзегән шәхесләр, халык күзлеге аша, читтә кала. Бик кызганыч, ләкин халык үзе яратып тыңлаган җырларның (күбесенең) авторларын белми. Татар эстрадасында төрле талантлы авторларның җырлары яңгырый: Р.Әхъярова, З.Хәким, С.Абдуллин, Х Вәлиуллин, Ф. Мөртазин,
З. Хәйретдинов; Р. Вәлиева, Р. Харис, Ә. Ерикәй; Л. Батыр-Булгари, Р Миңнуллин, Ф. Хөсни һ.б.
Бик күп үзешчән авторлар да матур җырлар иҗат итәләр.

Хөрмәтле укучыбыз һәм сердәшебез, без сезне йолдызлар күгендә озакламый очкын булып яначак  яшь йолдыз белән таныштырабыз. Әгәр дә сез аны җырчы дип уйласагыз, бераз ялгышырсыз. Сүз яшь композитор Гөлназ Зарипова турында барыр.

Гөлназ Зарипова, яшь булуына карамастан,сәнгать дөньясына уң аяктан атлап керде. Бу бер дә гаҗәп түгел! Музыка балачактан ук аның сердәшчесе, киңәшчесе, юанычы булды. Азнакай  мәктәбенең беренче сыйныфларыннан башлап, Гөлназ музыкага бар күңеле белән тартылды.  Беренче җырлары дөнья күрде. Балачакта барлык язылган җырларын композитор аерым зур альбомда истәлек итеп саклый. Гөлназ Зарипова мәктәпне тәмамлаганнан соң  Әлмәт шәһәренә музыка училищесына юл тота. Училищеда укыган елларда ук аның кайбер җырлары, төрле җыентыкларда басылып чыга. Музыка училищесын уңышлы гына тәмамлагач, Казан консерваториясенең татар музыка сәнгате факультетына укырга керә. Консерваториядә укудан тыш, ул мәктәптә һәм "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә эшли. Бер минут буш вакыты булса да , тизрәк фортепианога тартыла, җыр иҗат итә. Җырларына килгәндә, шуны әйтеп узасы килә, җырларның төрле тематикага багышланганлыгын. Алар арасында патриотик җырлар (" Тынычлык җыры"), Казан турында ("Бабаларның йорты", " Сөембикә", " Язгы Казан"), Мәхәббәт турында (" Син булмасаң"), " Чынга ашмас сөю) һ.б. җырлар бик күп. Композитор җырларны балалар һәм олылар өчен яза.
Хәзерге вакытта Гөлназ Зарипова Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында эшли. Шулай ук " Сәйдәш " мәдәният үзәгендә эшләп, үзенең ансамбльләрен оештырып, концертлар куеп йөри.

Әле менә күптән генә түгел Гөлназ Зарипованың " Җырлап яшик әле" дигән иҗат кичәсе булып узды. Концерт 7 нче февральдә- Азнакайда, 14 нче февральдә-Казанда уңышлы гына үтте.

Иҗат кичәсендә Азнакай һәм Казан яшь эстрада йолдызлары катнашты. Шулар арасында " Саф хисләр", " Болгар кызлары", " Гөлназ " ансамбле, Алсу Валиуллина, Мөнир Рахмаев, " Сәйдәш " бию театры, "Татар роботы" һ.б. катнашты. Концертны "Татар радиосы"нда уңышлы гына эшләп килүче DJ  Зөлфәт Зиннуров алып барды.

Шуны  өстәп әйтәсе килә, Гөлназ Зарипова көйләренә  “Бергә-гомергә” дигән беренче музыкаль альбомы чыкты. Альбомга иң яхшы, популяр булган һәм яңа җырлар керде.

Алга таба да, яшь  композитор Гөлназ Зарипова, үзенең яңа  җырлары белән, тамашачыларны сөендереп торыр, дигән уйда каласы килә.

Фәридә Фәхретдинова



Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а

Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры;
Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (10А);
Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы;
Информацион үзәк - Нуриева Р.М., рус теле һәм әдәбияте укытучысы, Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, Романова Р (11А), Гайсина (10А), Надршина һәм Минхаҗева (6А).