Бүлекләр
№3 2007 нче ел
Ссылки 

Шәфкатьле бул!

Бездә 1 нче Татар гимназиясендә матур гадәт яши. Без тимурчылык эшләрен дәвам итәбез. Тимурчылар башлаган эшне хәзерге вакытта алып барабыз. Якын тирәдә яшәүче өлкәннәргә булдыра алганча ярдәм кулы сузабыз. Без аларны гимназиябезгә чакырабыз. Төрле концертлар күрсәтәбез, котлыйбыз. Вакыт табып өйләренә барабыз. Хәлләрен беләбез, ярдәм итәргә тырышабыз.

Мәсәлән, без шефлыкка алган әбиләр: Надежда Александровна, Гөлҗиһан Садриевна. Без аларга чиратлап барабыз. Алар безнең килүне түземсезлек белән көтәләр, без килгәч, сабыйларча шатланалар. Аларга йорт эшләрендә булышабыз: идәннәр юабыз, тузаннарын сөртәбез, кибеткә барып, кирәкле әйберләрен алып кайтып бирәбез. Эшләр беткәч, бергәләшеп утырып чәй эчәбез, олы кеше аралашуга да бик мохтаҗ бит, без алар белән сөйләшеп утырабыз. Алар безгә үзләренең үткәннәрен сөйлиләр.

Хәзерге вакытта мондый күренешләр бик сирәк очрак. Шуңа күрәдерме, безне хәтта телевидениядән дә күрсәттеләр. Гөлҗиһан Садриевнага булышканда, ТНВ каналыннан корреспондент килеп телевидениягә төшерде. Безгә төрле сораулар биреп интервью алды. Ә Надежда Александровнага баргач, “Казанские ведомости” газетасы корреспонденты фотоларга төшерде, сораулар бирде. Һәм безне газетада бастырып чыгардылар.

Безнең оешмабыз “шәфкатьлелек” коллегиясе дип атала. Без олыларга булышып кына калмыйбыз. Без әле мохтаҗларга шәфкатьлелек ярдәме күрсәтәбез. Мәсәлән: даими рәвештә “Гаврош” балалар йортына булышабыз. Барган саен бүләкләр алып барабыз. Киемнәр, китаплар, уенчыклар җыеп алып барабыз, ятим балаларның күңелләре була, сөенәләр. Без алар белән төрле уеннар уйныбыз, аралашабыз.

Без бу эшләр белән генә чикләнеп калмыйбыз әле. Безнең дусларыбыз – кошлар турында да онытмыйлар. Салкын кышларда кышлавы, азык табуы кошлаучы кошларга бик авыр. Аларның күбесе кышны чыга алмыйча ачтан катып үләләр. Шуны исәптә тотып, без аларга кыш саен җимлекләр ясыйбыз. Көн саен мәктәпкә барганда да, кайтканда да кошкайларыбызга ризык куябыз.

2007 ел – Хәйрия елы” дип игълан ителде. Һәрбер кеше бу сүзгә игътибар итсен иде.

А.Нуриева, 5 а

Ә син нинди игелек кылдың?

Татарстанда Хәйрия елы бара. Нинди ел соң ул? Хәйрия дигәч тә, “гуманитар ярдәм”, “иганәче” сүзләре искә төшә, мохтаҗ-мескеннәр күз алдына килә. Мохтаҗга сәдәка бирдең, ул амин тотты да, шуның белән вәссәламме? Юк, болай тар мәгънәле була алмый хәйрия сүзе. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк-миһербан, игелек-изгелек, ярдәм, киң күңеллелек,кадер-хөрмәт, наз-игътибар, юмартлык, сабырлык һәм башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Димәк, Хәйрия елында без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим-мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда, юмартлык күрсәтергә тиешбез!

Гомумән, быел һәркем үз-үзенә : “Мин нинди игелекле эш башкара алам, мин әле хәлемнән килгәннең барын да эшләдемме?” – дигән сорауны еш бирергә тиеш.

Безнең гимназия укучылары хәйрия чараларында актив катнаша. Һәр сыйныф мохтаҗларга үзенчә ярдәм итәргә тырыша. Мәсәлән, 10 нчы сыйныф укучылары хәрби госпитальдә булдылар.

9 нчы сыйныф укучылары 76 нчы номерлы коррекцион мәктәптә очрашу уздырдылар.

“Гаврош” балалар йортына баруны 5 нче сыйныфлар оештырды.

11 нче сыйныф укучылары картлар йортында булып кайтты.

“Здравушка” раебилитация үзәгендә 6 нчы сыйныфлар үзләре исеменнән бүләк тапшырдылар.

63 нче коррекцион балалар бакчасында башлангыч сыйныф укучылары булды.


Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а

Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры;
Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (10А);
Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы;
Информацион үзәк - Нуриева Р.М., рус теле һәм әдәбияте укытучысы, Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, Романова Р (11А), Гайсина (10А), Надршина һәм Минхаҗева (6А).