Бүлекләр
№3 2007 нче ел
Ссылки 

Һөнәр сайлау - җаваплы эш

Балачакны ташлап китәр чаклар,
Сизелми дә килеп җитәчәк.
Балачаклар кире кайтмас:
Алда юллар сезне көтәчәк.
Алда юллар – кайсын сайларга?
Төрле уйлар баштан үтәчәк.
Дөрес һөнәр сайлаганда гына
Көтәр сезне матур киләчәк.

Шәһәребезнең һөнәр капкалары....

Аларның һәрберсе теләсә кайсы яшүсмер ышаныч белән атлап керерлек итеп киң ачылган. Республикабызда һөнәр өйрәтә торган 121 уку йортының күбесе Казан шәһәрендә. Аларда ел саен 60 меңгә якын егет һәм кыз үзенең хезмәт биографиясенең беренче сәхифәләрен ача. 200 төрле һөнәргә өйрәнеп була ул мәктәпләрдә.

Без беләбез: һөнәрләр күп һәм алар 5 төркемгә бүленә:

  • Кеше-кеше. (Укытучы, табиб,....)
  • Кеше – табигать. (Агроном, бакчачы,....)
  • Кеше – техника. (Механизатор, тимерче, эретеп ябыштыручы,...)
  • Кеше – билгеләр системасы. (Хисапчы, кассир, компьютерчы,...)
  • Кеше – сәнгать образы. (Рәссам, бизәүче,..)

    Һөнәр мәктәпләре капкаларыннан лаеклылар керергә һәм аннан лаеклылар чыгарга тиеш. Бу инде бернинди бәхәс тудырмый торган таләп. Яшь кешенең аттестаты аның профессиональ һәм әхлакый яктан өлгергәнлегенә гарантия булсын.


  • Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а

    Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры;
    Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (10А);
    Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы;
    Информацион үзәк - Нуриева Р.М., рус теле һәм әдәбияте укытучысы, Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, Романова Р (11А), Гайсина (10А), Надршина һәм Минхаҗева (6А).