Бүлекләр
№3 2007 нче ел
Ссылки 

Без булдырабыз!

Беләкле – берне егар, белемле – меңне егар.
(Мәкаль).

Әйе, белем – бу дөньяда, хәзерге заманда иң кирәк әйберләрнең берсе. Белемсез яшәп тә булмый. Ата-ана канаты астыннан киткәч, олы юл – тормыш юлына басарга кирәк булачак. Үзеңне җылы кием, тәмле ризык, сыеныр, яшәр урын белән тәэмин итәргә кирәк. Ә моның өчен иң мөһиме – үзеңнең талантыңны, шәхесеңне инде балачактан ук үстерү һәм белемгә омтылу.

Мин – Минһаҗева Айнур Илдус кызы Казан шәһәре Идел буе районында тудым. Хәзерге вакытта 1 нче татар гимназиясенең 6 “А” сыйныфында укыйм. Безнең мәктәп – чыннан да белем чишмәсе кебек. Андагы укытучыларның һәрберсе үзенчә ягымлы, сабыр, чибәр һәм һәрвакытта ярдәм кулы суза алалар.

Балалык чагымда мин бик шук, тиктормас булганмын. Өйдә дәү әнием һәм дәү әтием белән көннәрне бик күңелле уздыра идек. Дәү әнием мине язарга, укырга өйрәтте. Һәр көнем гаиләмдә бәхетле мизгелләр белән генә үтте.

Болай, без гаиләдә алтау идек, ләкин кызганычка каршы, былтыр минем Әсхәт дәү әтием үлеп китте.

Әтием – Минһаҗев Илдус Әсхәт улы, әнием – Минһаҗева Гүзәл Минвәли кызы – казанлылар. Ә Вәли дәү әти Лаеш районындагы Хәерби авылында, ә Суфия дәү әни Лаеш районындагы Сиңгел авылында туганнар.

Безнең гаиләбездә талантлы кешеләр күп. Минемчә, сәләтләрем нәселдән килгән. Дәү әнием шигырьләр язарга яраткан, аның сөйләме күпләрне сокландырырлык һәм тел байлагы бик зур. Ә әтием бик матур рәсемнәр ясый.

Буш вакытымда мин китаплар укырга, музыка тыңларга, рәсем ясарга, шигырьләр язарга, тегәргә яратам. Шигырьләрем мәктәптә чыгарыла торган “Гимназия хәбәрләре” газетасында бастырыла.

Шулай ук мин “Эртимаж” музееның Казанда урнашкан бер филиалына йөрим. Анда төрле лекцияләр сөйлиләр. Тарих, сәнгать, мәгърифәт белән бәйләнгән кызыклы мәгълүматлар, минемчә, киләчәктә кирәк булачак. Мәктәптә дә барлык фәннәрне “5”легә үзләштерәм.

Шигырьләремдә мин күбрәк табигатьне, аның гүзәллеген, кешенең нәфислеге, аның нечкә күңеллеген, күркәм хисләрен чагылдырам. Ә рәсемнәрдә хайваннарга, кешеләрне тасвирларга яратам.

Күптән түгел генә рус теленнән уздырылган мәктәп олимпиадасында җиңеп чыктым.

“Без булдырабыз!” – бу чыннан да ТРсына, халкына хас девиз булып тора. Бөтен кешегә дә белемгә, белем хәзинәсенә омтылырга кирәк. Үзеңнең киләчәгеңне матур итеп күрәсең килсә, белемгә омтыл.

А. Минһаҗева, 6 а



Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а

Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры;
Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (10А);
Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы;
Информацион үзәк - Нуриева Р.М., рус теле һәм әдәбияте укытучысы, Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, Романова Р (11А), Гайсина (10А), Надршина һәм Минхаҗева (6А).