Бүлекләр
№3 2007 нче ел
Ссылки 

Шәфкатьлелек бизи кешене.

Нәрсә ул шәфкать? Минемчә, “шәфкать” сүзе – кызгану, аяу хисе, мәрхәмәт, киң күңелле, рәхимле, ярдәмчел, игелекле булуны аңлата. Шәфкатьле булу – көчсез әби-бабаларга, өлкәннәргә, кечкенә балаларга булышу. Быел Татарстан республикасы Президенты тарафыннан “2007 нче ел – Хәйрия елы” дип игълан ителде. Моның кысаларында яшьләр интернатларны һәм балалар йортларын ремонтлау буенча ярдәм күрсәтә. Студентлар, укытучылар һәм укучылар балалар өчен концертлар һәм бәйрәмнәр оештыра. Әйтик, Казанның “Мега” сәүдә үзәгендә Хәйрия концертлары узды. Республикада волонтерлык эшләре дә бара. Бу –балалар волонтерлык хәрәкәтен үстерүнең озак вакытлы комплекслы программасы, аның төп идеясе – кешеләргә ярдәм итәргә сәләтле толерант яшьләр тәрбияләү. Монда йортсыз инвалид балалар, ветереннар һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләү каралган. Хәйрия елы белән бәйле рәвештә төрле проектлар да булдырыла. Шуларның берсе “Балалар кайгыртуындагы объект” дип атала. Аның максаты – үзең яшәгән шәһәрне төзекләндерү. Алар инвалид балалар белән эшләү буенча: ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар. Шулай ук хуҗасыз хайваннарга да ярдәм күрсәтеләчәк.

Без дә 1 нче Татар гимназиясе укучылары әти-әнисез калган сабый балаларга, инвалидларга, ялгыз пенсионерларга ярдәм кулы сузабыз. Аларга материаль рәвештә булышабыз. Алар белән аралашабыз, төрле концертлар куябыз.

Г.Шәфиева, 8 Б

“Шәфкатьле бул!”

Бездә 1 нче Татар гимназиясендә матур гадәт яши. Без тимурчылык эшләрен дәвам итәбез. Тимурчылар башлаган эшне хәзерге вакытта алып барабыз. Якын тирәдә яшәүче өлкәннәргә булдыра алганча ярдәм кулы сузабыз. Без аларны гимназиябезгә чакырабыз. Төрле конөертлар күрсәтәбез, котлыйбыз. Вакыт табып өйләренә барабыз. Хәлләрен беләбез, ярдәм итәргә тырышабыз.

Мәсәлән, без шефлыкка алган әбиләр: Надеңда Александровна, Гөлҗиһан Садриевна. Без аларга чиратлап барабыз. Алар безнең килүне түземсезлек белән көтәләр, без килгәч, сабыйларча шатланалар. Аларга йорт эшләрендә булышабыз: идәннәр юабыз, тузаннарын сөртәбез, кибеткә барып кирәкле әйберләрен алып кайтып бирәбез. Эшләр беткәч бергәләшеп утырып чәй эчәбез, олы кеше аралашуга да бик мохтаҗ бит, без алар белән сөйләшеп утырабыз. Алар безгә үзләренең үткәннәрен сөйлиләр.

Хәзерге вакытта мондый күренешләр бик сирәк очрак. Шуңа күрәдерме безне хәтта телевидениедән дә күрсәттеләр. Гөлҗиһан Садриевнага булышканда ТНВ каналыннан корреспондент килеп телевидениегә төшерде. Безгә төрле Сораулар биреп интервҗю алды. Ә Надеңда Александровнага баргач “Казанские ведомости” гасетасыннан корреспондент килеп фотоларга төшерде, сораулар бирде. Һәм безне газетага бастырып чыгардылар.

Безнең оешмабыз “шәфкатьлелек” коллегиясе дип атала. Без олыларга булышып кына калмыйбыз. Без әле мохтаҗларга шәфкатьлелек ярдәме күрсәтәбез. Мәсьәлән: даими рәвештә “Гаврош” балалар йортына булышабыз. Барган саен бүләкләр алып барабыз. Киемнәр, китаплар, уенчыклар җыеп алып барабыз, ятим балаларның йөедән дә күңелләре була, сөенәләр. Без алар белән төрле уеннар уйныбыз, аралашабыз.

Без бу эшләр белән генә чикләнеп калмыйбыз әле. Безнең дусларыбыз – кошлар турында да онытмыйлар. Салкын кышларда кышлавы, азык табуы кушлаучы кошларга бик авыр. Аларның күбесе кышны чыга алмыйча ачтан катып үләләр. Шуны исәптә тотып без аларга кыш саен җимлекләр ясыйбыз. Көн саен мәктәпкә барганда да, кайтканда да кошкайларыбызга ризык куябыз.

2007 ел – хәйрия елы дип игълан ителде. Һәрбер кеше бу сүзгә игътибар итсен иде.

Уйларымның иге-чиге юк...

Нигә шулай сәер бу дөнья? Берни аңламыйм. Нигә күк йөзе зәңгәр, ә чирәм яшел төстә? Нигә кошлар оча, ә кешеләр – юк? Өч-дүрт яшь булса, бу сорауларга җавап таба алмый интегер идем.

Ләкин хәзер мине башка сораулар борчый.

Нигә кешеләр мәрхәмәтлелек сүзенең мәгьнәсен бөтенләй онытты? Нигә бер-берсе белән гел ызгышып торырга, әйткәләшергә ашкыналар? Нигә адәм балалары акча тоткысына бирелде: аның белән бергә гаделсезлек, ришвәт дигән каралык яралды? Нигә соң?

Аңламыйм мин бу дөньяны! Я кеше акча колына әйләнә, я үзен изеп-таптап китәләр. Дөресен генә әйткәндә, теләмим мин бу кагыйдәләрә буйсынырга!

Ләкин юк, бу дөньяда яшибез икән, буйсынырга туры киләчәк! Димәк, кагыйдәләрне үти торып таләпләргә буйсынмыйча яшисе кала! Ә нигә?

Ә син нинди игелек кылдың?

Татарстанда Хәйрия елы бара. Нинди ел соң ул? Хәйрия дигәч тә, “гуманитар ярдәм”, “иганәче” сүзләре искә төшә, мохтаҗ-мескеннәр күз алдына килә. Мохтаҗга сәдәка бирдең, ул амин тотты да, шуның белән вәссәламме? Юк, болай тар мәгънәле була алмый Хәйрия сүзе. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк-миһербан, игелек-изгелек, ярдәм, киң күңеллелек,кадер-хөрмәт, наз-игътибар, юмартлык, сабырлык һәм башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Димәк, Хәйрия елында без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим-мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез!

Гомумән, быел һәркем үз-үзенә : “Мин нинди игелекле эш башкара алам, мин әле хәлемнән килгәннең барын да эшләдемме?” – дигән сорауны еш бирергә тиеш.


Яңгырдан соң

Яңгыр явып киткәч,
Тузан да басылды.
Кояш балкып чыккач,
Дөнья да яктырды.
Агач яфракларында
Тамчылар ялтырый.
Чәчәк таҗларында
Көмеш чык чылтырый.
Бу гүзәллек мизгеле
Бер минутлык мизгел.
Табигать баласына
Алтын пәрдә шикелле.
Яңгыр явып киткәннән соң,
Дөнья яңадан туамыни!?
Кояш балкып чыкканнан соң,
Дөнья йокыдан уянамыни!?

А.Минһаҗева, 6А



Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а

Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры;
Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (10А);
Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы;
Информацион үзәк - Нуриева Р.М., рус теле һәм әдәбияте укытучысы, Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, Романова Р (11А), Гайсина (10А), Надршина һәм Минхаҗева (6А).