Бүлекләр
№3 2007 нче ел
Ссылки 

Вальс илендә

Гимназиядә март ае музыка, сынлы сәнгать һәм хезмәт айлыгы дип игълан ителде. Шул форсаттан файдаланып, музыка фәне буенча, 14 нче мартта “Вальс дөньясында” дигән музыкаль кичә уздырылды. Кичә уздыруның төп максаты-укучыларның вальс турында булган белемнәрен киңәйтү, баету.

Бәйрәм, алып баручының коры монолог сөйләме белән генә чикләнмәде, ә тамашачы белән контактка кереп, диалог формасында узды. Аеруча зур уңышка музыкаль номерлар иреште. Кичәне үзенең чыгышлары белән 1нче, 3нче һәм 11нче сыйныф укучылары бизәде. Ә дүрт кулга уйнау ни тора соң? Балалар фортепиано һәм синтезаторның бергә яңгыравын ишеттеләр! Кичәнең төп бизәге дип, домристлар ансамбле танылды. Андреевның “Ручеёк” дигән вальсы искиткеч матур яңгырады. Нәтиҗә ясаганда, бәйрәм уңышлы гына узды. Балалар күңеле күтәрелде, рухи азыгы артты.

Музыкаль КВН

Кайбер укучылар музыка дәресен җыр өйрәнү генә дип кабул итәләр. Ләкин бу фикер дөрес түгел! Музыка, ул бер яктан, күңелне күтәрә торган, кызыклы булып тоелса, икенче яктан, бик авыр теоретик фән дип әйтергә кирәк. 16нчы мартта булып узган “Күңелле музыкаль КВН”да катнашкан “Домисолька” һәм “Сольмидолька” командалары, музыка сәнгатенең авырлыгын үз җилкәләрендә тойдылар.


Кемдер музыка ярата,
Кемдер оста җырларга,
Шулар КВНга җыелдылар
Көчләрен сынашырга!
“Домисолька” һәм “Сольмидолька”
Теләделәр ярышырга!
Анда һичкем бер-берсеннән
Теләмәде калышырга!
КВН, КВН,
Бик кызык узды уен!

Чынлап та, командалар үзләренең интеллектуаль һәм музыкаль дәрәҗәләрен күрсәттеләр.Төрле конкурсларда ике команда да бик актив катнашты. Җырлап күрсәтү, сорауларга җавап бирү, музыкаль ребуслар чишү командалар өчен гадәти күренеш булып тоелган булса, “Мин композитор” конкурсы да балаларны шикләндермәде. Чын композиторлар сыман алар тиз арада бирелгән шигырьгә көй уйлап чыгардылар. “Мин композитор” конкурсы балаларның иҗади булганлыгын раслады. Мондый балалар булганда, музыкаль дөньябыз әле бик озак вакыт чәчәк атачак.



Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а

Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры;
Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (10А);
Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы;
Информацион үзәк - Нуриева Р.М., рус теле һәм әдәбияте укытучысы, Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, Романова Р (11А), Гайсина (10А), Надршина һәм Минхаҗева (6А).