Бүлекләр
№3 2007 нче ел
Ссылки 

Нинди юллар көтә безне?

Беркөнне төш күрдем. Имеш, мин сазлар ера-ера алга атлыйм. Аягыма ябышкан сазны куптарырга, ташларга талпынам, ләкин яңа адым ясавым була,янә сазга батам. Аякны күтәреп булмый. Таеп китеп егылырга да күп кирәкми.

Ниһаять, чирәмгә чыктым дип, шап-шоп аягымны кагарга, сазны коярга тотындым. Алга таба атлавым булды, шалт кына таеп, йөзем белән каплана яздым. Сыкрану-сызланулар да булмый калмады инде. Сазны юып төшерергә дип кергән яңгыр суы да хәйран тирән булып чыкты.

Мин сискәнеп уяндым. Тордым да күргән төшемне искә алып уйланып утырдым.Бар сынауларны уздым дисәң дә, нәкъ шундыйлар алда әле күпме көтәр! Аягыңа саз җыймый атларга, юеш, шома чирәмнән таймыйча барырга безгә өйрәнергә кирәк шул! Җыелган яңгыр суының тирәнлеген күз белән чамаларга өйрәнгәнче, батасың да батасың, егыласың да егыласың шул әле... Төпкә суыра торган сазлыклар, тирән күлләр дә очрамый калмас. Язмыш һәркемгә әзерләгән бит ул сынауларны, бер карашка чиста чирәм кебек, шома-тайгак юлларын...Бер сорау гына борчый мине. Язмыш мәрхәмәтле булырсыңмы син миңа?

Камилә.


E-mail: xat-tgim1@mail.ru



Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а

Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры;
Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (10А);
Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы;
Информацион үзәк - Нуриева Р.М., рус теле һәм әдәбияте укытучысы, Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, Романова Р (11А), Гайсина (10А), Надршина һәм Минхаҗева (6А).