Бүлекләр
№3 2007 нче ел
Ссылки 

Тиен һәм аю.

Борын-борын заманда куе кара урманда яшәгән, ди, курку белмәс, усал бер Аю баласы. Ул Аюбай исемле булган. Аюбайдан барысы да курыккан.

Бервакыт урманны кортлар баса башлаган. Бу кортлар үзләре галәмәт зур, явыз булганнар, юлларында очраган бар үләнне, агач яфракларын ашап барганнар. Куркуга калган җәнлекләр нишләргә дә белмәгән. Ашарга үләннәре, җимешләре бетә башлагач, бар җәнлекләр бу урманнар икенче урманга китеп беткәннәр. Явыз кортларны усал Аю малае да куркыта алмаган. Аюлар гаиләсе икенче урманга күчкән. Аюбай монда Тиен малае белән танышкан. Ул аңа туган урманын кортлардан бары Тукран исемле кош кына коткара алуын әйткән.

Тиен:

-  Тукран агачларны кортлардан саклый, - дигән.

-  Безнең урманда Тукран яшәми шул, - дип күңелсезләнгән Аюбай.

-  Тукраннарның кайда яшәвен бер карт Бүре генә белә. Әйдә, аның янына барыйк, - дип, Тиен Аюбайны Бүре янына алып киткән.

Карт Бүренең ерак юлга чыгарга хәле булмаган. Ул, аларга юлны өйрәтеп, уңышлар теләп калган.

Аюбай белән Тиен ике көн һәм ике төн ял да итмичә барганнар да барганнар. Тукран яшәгән урманга килеп җиткәч. Кошларга хәлне сөйләп биргәннәр. Тукраннар тиз генә ярдәмгә ашыкканнар. Күп тә үтми. Алар урмандагы явыз кортларны юк итеп бетергәннәр. Җәнлекләр үзләре яшәгән урманга әйләнеп кайтканнар. Шул көннән бирле Тукраннар бөтен урманнарны явыз кортлардан саклыйлар, ди. Әминә Еникеева (“Атна”)


Елга ярында.

Өч бүре һәм өч куян елга аркылы чыгарга уйлаганнар. Алтысыны бер көймә бар, тик анда берҗюлы ике генә җанвар сыя икән... Ничек чыгарга? Елганың икенче ярында бүреләр куяннардан күбрәк калса. Озын колакларга көн күрсәтмәячәкләр. Бу якта да шулай булачагы көн кебек ачык.

Ягез. өч бүре белән өч куянга бер көймәдә елга кичәргә ярдәм итик.






Әтәч янгынны сүндерә алырмы икән? Сүрәткү игътибар белән кара.


Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а

Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры;
Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (10А);
Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы;
Информацион үзәк - Нуриева Р.М., рус теле һәм әдәбияте укытучысы, Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, Романова Р (11А), Гайсина (10А), Надршина һәм Минхаҗева (6А).