Бүлекләр |
№3 2007 нче ел
| Ссылки |
Яңалыклар
Уку дәрьясында
Һөнәр сайлаганда
Каурый каләм
Сердәш
Йолдызлар илендә
Илдә ниләр бар икән?
Без булдырабыз!
Сабыйга
Изгелек кыл!
Ял иткән арада
Гимназия тормышыннан
Файдалы киңәшләр
Котлаулар
|
Чәй турында биш ялган 1. Куе кара чәй, яшел чәйгә караганда, күбрәк хәл кертә. Киресенчә, яшел чәйдә кофеин күбрәк була. Ул кан йөрешен яхшырта, кан тамырларын киңәйтә. 2. Кичә пешергән чәй организм өчен “агу” ул. Агу түгел, бары тик аның файдасы гына азрак. Чәйне пешереп бер сәгать үткәч, хуш исе очып бетә, әчкелт, тәмсез тәм барлыкка килә. Ләкин чәйнең антисептик үзлеге сакланып кала. 3. Пакетлы чәйләрне чәй тузаныннан, ягъни җитештерү калдыкларыннан ясыйлар. Чәй тузанын пешерү мөмкин эш түгел, ул кершән шикелле бик җиңел, пешерсәң болганчык катнашма барлыкка киләчәк. Пакетка тутырасы чәйне бик ваклап турыйлар, шулай эшләгәндә ул тизрәк пешә. Дөрес, мондый эчемлекнең тәме күп очракта кәгазьнең сыйфатыннан тора. Кайвакыт пакетлы чәйдән целлюлоза тәме килергә дә мөмкин. 4. Кара һәм яшел чәй төрле сорт куакларда үсә. Чәйнең тегесе дә, монысы да хәтта бер үк ботакта да үсәргә мөмкин. Аның төсе яфракларны киптерү һәм ферментацияләү ысулына бәйле. Кара чәйне югары температуралы мичләрдә кыздыру ысулы белән ясыйлар. 5. Әгәр куе чәйне күп эчсәң, наркоманнарныкы кебек бәйлелек барлыкка килә. Ә яхшы, дөрес пешергән чәйнең бернинди зыяны да юк. Гөлчәчәк мәхәббәт газабыннан дәвалый Гөлчәчәк(роза)- искиткеч гөл. Аның исе нервларны тынычландыра, стрессны бетерә, хәтта мәхәббәт газабыннан да девалый икән. Гөлчәчәк чәчәгеннән әзерләнгән төнәтмә битне сафландыра һәм йомшарта. 2-3 чәй кашыгы чәчәкләр өстенә 1 стакан кайнар су салып ясалган төнәтмәне биткә сөртәләр. Аның яфраклары күз төпләре шешенүдән дә бик яхшы дәва. Кечкенә генә марля капчыкларга кипкән чәчшкләрне тутырып, кайнар суга салалар. Шуны кайнар килеш күз өстенә куялар (түзәрлек кайнарлыкта гына булсын). Һичшиксез, нәтиҗәсе булыр. Борынгы заманда әбиләребез киптерелгән гөлчшчшк, гөлҗимеш чәчәкләрен кечкенә генә капчыкларга тутырып, киемнәр янына элә торган булган. Йортта һәм киемнәрдә җәйге байлыкның сихри исе озак вакытлар сакланган. |
Безнең координаталар
Редколлегия
|
Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а |