#10 2008 нче ел

Һөнәр сайлаганда

Син 11 нче сыйныфны тәмамлыйсың һәм кайда укырга керүең турында еш уйлыйсың. Шуңа күрә без Казан шәһәренең уку йортлары буенча экскурсия оештырыйк.

Беренче экскурсия Казан дәүләт университетына багышланыр. Анда нинди белгечләр әзерлиләр, нинди имтиханнар тапшырырга кирәк? Бу сорауларга җавап биреп карыйк әле?

Син менеджер, экономист, фолософ булырга телисең сине икътисад факультеты көтә. Җәмгыять белеме, математика һәм рус теле буенча имтиханнар тапшырырга кирәк. Журналист һәм социологларны социология һәм журналистика факультеты әзерли. Шулай ук юридик факультет югары квалификацияле юристлар әзерли, җәмгыять белеме, Россия тарихы һәм рус теленнән имтиханнар тапшыру карала. Географ, литеролог, геоэколог, эколог белгечләре география һәм экология факультетларында әзерләнә. Керү имтиханнары – математика, география, рус теле, биология.

Казан дәүләт университетында шулай ук башка факультетлар бар:

- биолого- почвенный;

- тарих факультеты;

- геология факультеты;

- физика факультеты;

- химия

- ВМТ

- татар филологиясе һәм тарих факультеты

- халыкара мөнәсәбәт һәм политология факультеты

- көнчыгышны өйрәнүче институт

- психология факультеты.

Алдагы саннарда башка уку йортлары белән таныштырырбыз.

Әхмәтшина Алсу Тәлгатовна, тарих укытучысы