#10 2008 нче ел

Гимназиябездә әкият геройлары

Нинди геройлар дисезме? Хәзер барысында сезгә сөйләрмен, энәсеннән җебенә кадәр җиткерермен.

12 нче февраль көнне гимназиябезнең китапханәсе сихри дөньяга әверелде. Бу патшалык балаларны китапка кызыксыну уяту максатыннан эшләнгән иде. Монда әкият геройлары, телгә килеп, үзләре турында сөйләделәр, балаларга китапларны ничек кулланырга кирәклеген, аларның да “ авырганнарын” һәм бу вакытта булышу юлларын өйрәттеләр. Китап белән нәрсәләр эшләргә ярамаганлыгын да искәртеп уздылар. Шул ук вакытта укучылар әкият геройларын танырга да тиеш иде. Күз алларында китап битләрендә, мультфильмнарда гына күргән геройлар пәйда булгач, аларның ничек сөенгәннәрен күрсәгез?! Һәр геройны таныдылар. Ә китапларның патшабикәсен күрү, бу сихри дөньяның хуҗабикәсе белән танышу тагын да кызыклы булды. Рушания Сәмигулловнадан китапханәдә меңләгән китап булуын, кызыклы журналлар турында мәгълүмат бирүен ишеткәч, балалар бу дөньяга тагын да тартылдылар. Кичә азагында медаль- китаплар тапшыру, укучыларның күңелен күтәрде. Сихри дөньядан чыгасылары килмәде, һәрбер әкият героен якыннан күрделәр, аларга сокланып карадылар. Балаларның һәм кичәне оештырган китапханәче һәм ТДГПУ студентлары күңелендә бу дөнья мәңгелеккә уелып калды.

“Китап- баланың күңел дөньясына үтеп керүче бер юл бит ул,”- шуны онытмыйк дуслар! Бигрәк тә хәзерге яңа технологияләр заманында, китапка карата кызыксыну уяту чаралары ешрак оештырылсын иде дигән теләктә калучы Татар дәүләт гуманитар- педагогика университеты студентлары.


Минем гаиләм

Гаиләле булу — зур бәхет ул. Һәр кешенең әти–әнисе, якын туганнары була. Якын кешеләреңнең ярдәмен, җылысын тоеп яшәү кешене бәхетле итә.

Минем гаиләм зур түгел. Әтием, әнием, абыем һәм мин. Безнең гаиләбез бик дус яши. Ял көннәрен бергә үткәрәбез. Җәй көне су коенырга барабыз, спорт белән шөгыльләнәбез. Ә кыш көне чаңгыда шуабыз. Чаңгыда шуу шундый рәхәт һәм сәламәтлек өчен бик файдалы. Бәйрәмнәрдә без түгәрәк өстәл артында җыелабыз. Әнием тәмле ризыклар пешерә. Гаиләбезнең дуслары да күп. Әти–әнием аларны һәрвакыт якты йөз белән каршы алалар. Аларның үзара мөнәсәбәтләре дә җылы.

Абыем Айнур институтта укый. Ул бик ярдәмчел, кешелекле. Миңа һәрвакыт ярдәм итә, үзенең киңәшләрен бирә.

Безнең гаиләбез тату, тыныч яши. Шундый гаиләләр җирдә күбрәк булсын иде.

Гәрәфиева Фәридә, 5 а



Минем яраткан дустым.

Беркөнне минем абыем урамнан бәләкәй песи алып кайтты. Ул песи баласы бик пычрак иде. Без аны бик әйбәтләп юдык, ашаттык һәм аңа Сәгадәт дип исем куштык. Ул бик матур, шаян песи булып үсә. Мәктәп кайткач, мин аның белән уйныйм.

Безнең Сэм исемле тагын бер песиебез бар. Аңа алты яшь. Алар икесе бик дус. Сәгадәтнең Сэм белән уйныйсы килә, ә Сэм ялкаулана. Аларга ашарга биргәч тә, песи баласы беренче булып ашый башлый, ә Сәм аның ашаганын карап тора. Аннан соң калган ризыгын ашап куя.

Без ике песине дә бик яратабыз.

Зарипов Җәлил, 2б