#10 2008 нче ел

2008 нче елның февраль ае гимназия тормышына вакыйгаларга бик бай булып кереп калды. Беренче сыйныф укучылары әлифбаны укып бетерделәр. Моның хөрмәтенә 1 нче сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә китапханәгә яздылар. Бәйрәм кызыклы спектакль рәвешендә барды. Төрле әкият геройлары белән очрашу, кызыклы китаплар белән танышу – болар барысы да бәйрәмне бизәп торды.

Белемле булу, китап уку бик тә кирәк, ләкин “сәламәт тәндә - сәламәт акыл” дигән гыйбарә дә бар бит әле. Шушыны истә тотып, гимназиябезнең 9-11 сыйныф укучылары Бөтен Россия күләм чаңгы ярышында катнаштылар. Алар үзләрен оста күрсәттеләр. Алар үзләрен оста күрсәттеләр һәм бик актив булдылар.

Ә 14 нче февраль – гашыйклар көне –театр сәнгате сөючеләр өчен чын эстетик ләззәт китерде. Тамашачыларга Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр” һәм А.Гыйләҗевнең “Баласы югалган болан эзеннән” драмаларыннан өзек тәкъдим ителде. Уйнаучылар мәктәп укучылары булуга карамастан, чын театр артистлары кебек образны тоеп уйнаулары белән тамашачыларны әсир иттеләр.

15 нче февраль – татар әдәбиятында тирән эз калдырган патриот-шагыйрьләребезнең берсе – Муса Җәлилнең туган көне иде. Шул уңайдан гимназия укучылары арасында стенгазета, шигырь сөйләү конкурслары уздырылды.

21 нче февраль – халыкара туган тел көне. Туган тел көненә багышлап гимназиябездә бик күп чаралар планлаштырылды.

Эшнең эчтәлеге

Дата

Линейка “Туган телем – иркә гөлем” (1-11)

18.02

Татар теле укытучыларының методик берләшмә утырышы. “Телләр белгән шәхес тәрбияләү”

19.02

Сочинениеләр конкурсы. “Телләр белгән илләр гизгән” (10-11)

19.02

Викторина. “И туган тел, и матур тел!” (1-4)

19.02

Газеталар конкурсы. (5-7)

20.02

Анкета үткәрү. “Телләр белү кирәкме?” (9)

20.02

Шигырь укучылар конкурсы. “Шигъри сүз” (1-11)

20.02

Гимназиянең белем порталына туган телләр көненә багышланган материаллар туплау.

19,20.02

Туган телләр көненә багышланган шәһәркүләм конференциядә канташу.

21.02

22 нче февраль – драматург, прозаик һәм публицист Гаяз Исхакыйның туган көне. Зур әдәби һәм публицистик мирас калдырган шәхесебезгә 130 яшь тулачак. Әлеге бәйрәм хөрмәтенә һәрбер сыйныф стена-газетасы чыгара. ФОТО

22 нче февраль көнне – Ватанны саклаучылар көненә карата линейка һәм сыйныф сәгатьләре уздырылды.



Болгарда 5 көн.

20 нче февраль көнне 6-7 нче сыйныф укучылары Болгар шәһәренә 5 көнлек ялга юл тоттылар. Иртәнге сәгать тугызда без мәктәп укытучылары, әти-әниләребез белән саубуллашып,12 нче мәктәп янына килеп җиттек. Бу – еврейлар мәктәбе иде. Шуннан соң безнең гимназистларыбызны һәм алардагы 6-7 нче сыйныф укучыларын ике автобуска утырттылар һәм Болгар шәһәренә алып киттеләр. Ниһаять, 3 сәгатьләп юлдан соң, тарихи шәһәргә барып җиттек. Шуннан соң, “Регина” дигән пансионатка кердек. Анда безне җылы каршы алдылар. Номерларда урнашкач, төшке ашка төшеп киттек. Төшке аш бик тәмле булып узды, шул ук вакытта безне группаларга бүлделәр һәм җитәкчеләрне (вожатыйларны) билгеләделәр. Безнең мадрихларыбыз Антон һәм Ирина исемле иделәр.

Төшке аштан соң без ял итеп алдык һәм укуларга (занятияларга) киттек. Шунда иң күңелле мизгелләр башланды да инде. Беренчедән, без бөтенебез дә танышып һәм таныштырып чыктык. Моның өчен махсус уеннар да оештырылды. Ә кич белән һәр группа билгеләнгән бер темага чаралар үткәрде.

Болай, пансионатта бик тә җылы иде. Номерлары да чиста, ванна бүлмәләре дә яхшы урнаштырылган, ашатулары да бик тәмле булды. Һәр көнне безгә билгеле бер расписание(көнлек режим) элеп куялар иде. Без шуның буенча эшли идек. Иртәнге 8.00 дә йокыдан тора идең, 9.00 дә - иртәнге аш, соңыннан группада шөгыльләнү, төшке аш һ.б. әйберләр булып узды. Һәр көнне кич белән берәр нинди чара әзерләнде. Башта без үз командабызны тәкъдим иттек, соңыннан көлкеле әкият күрсәттек. Икенче көнне исә, төрле телдә язылган “Шүрәле” әкиятен 4 телдә буташтырып, грузин комедиясе жанрында күрсәттек. Өченче көнне без еврейларның милли бәйрәме “шаббатка” әзерләндек. Алар моның турында безгә күп итеп сөйләделәр. Кичке ашта, бөтенебез бергә еврейларның милли җырларын җырладык һәм шаббатта катнаштык.

Дүртенче көнне Сабантуй булып узды. Группаларда шөгыльләнгәндә, без милли бәйрәмебез турында җентекләп сөйләдек, татар халкының милли киемнәре, ризыклары, гомумән бөтен мөһим нәрсәләрне искәртеп киттек. Соңыннан халкыбызның иң танылган, моңлы, матур җырларын җырларга өйрәттек. Инде кич белән группада шөгыльләнгәндә без бергәләп кәгазьдән алъяпкыч ясадык, ашханәдә эшләп бирелгән камырдан өчпочмаклар бөктек һәм малайларга түбәтәйләр эшләдек. Кичке чарада Сабантуйга багышланган бәйрәм оештырылды. Анда безнең гимназистларыбыз җырладылар, биеделәр, шигырьләрен сөйләделәр, үзләренең төрле осталыкларын күрсәттеләр. Кичә бик күңелле үтте.

Инде бишенче көнне без саубуллашу кичәсен үткәрдек. Көне буе аңа әзерләндек. Һәр төркем биш концерт номеры күрсәтрегә тиеш иде. Бөтен әйбер бик яхшы, мәңгелек истә калырлык итеп үтте. Соңыннан безгә истәлекле бүләкләр, китаплар бүләк иттеләр.

Группаларда шундый йола булды: бөтен бәйрәмнәр беткәч, һәр төркем “свечкага” китте. Бу үзенә карата бер җыелыш шикелле булды. Без идән уртасында түгәрәк ясап утырдык һәм утны сүндердек. Шуннан соң һәр кеше түгәрәк буенча шәмне биреп үзенең уй-фикерләрен, тәкъдимнәрен белдерде, күңелендә булган бөтен хисләрен бушатты. Группаларда шөгыльләнүдән башка без ял итәргә дә өлгердек. Кич белә сәгать 9-10 га кадәр дискотека оештырыла иде. Ә сәгать 10да бөтен кеше йокларга ятты.


25 нче февраль көнне без Казанга, мәктәпкә кайтып җиттек. Кызыклы итеп узган 5 көн минем күңелемдә якты һәм күңелле минутлар белән үрелеп калды. Баштарак, бу сәфәр әзрәк куркытса да, соңыннан без еврейлар бик дуслашып киттек һәм киткәндә номерларны да алыштык. Уртак тел дә табылды, дуслык мөнәсәбәтләре дә кабынып китте. Ләкин туган як үзенекен итте. Әти-әниләрне, укытучыларны, өйне, мәктәпне чыннан да сагындык. Бу биш көн безнең күңелләргә гомерлеккә кереп калды.

Минһаҗева Айнур, 7а