#6 2007 нче ел

Уку процессын информацион технологияләр кулланып камилләштерү юллары.

Инновацион укыту программаларын гамәлгә ашыручы гомум белем учрежденияләре конкурсында 1 нче Татар гимназиясенә җиңеп чыгуында укыту-тәрбия процессын информацияләштерү, информацион-технологик базаны үстерү, педагогларның информацион хәбәрдарлыгын арттыру, информацион технологияләр базасында укытуның заманча алымнарын, Интернет мөмкинлекләрен уңышлы куллану мөһим роль уйнады. Җиңүгә юл озын һәм авыр булды. 2001 нче елда “Үзбилгеләнүгә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү” темасына инновацион – эксперименталь эш алып барганда, нигезләрен белгән, информацион грамоталы шәхес формалаштыру төп бурычларның берсе итеп билгеләнде. Безнең информацион үсеш:

- 2001 нче ел: 10 компьютор, ИКТны кулланучы 2 педагог, 1 администратор һәм бернинди интернет!

- 2007 нче ел: 20 кабинет Интернетка чыгу мөмкинлеге булган бердәм мәгълүмати челтәрдә, “Net-школаны” кертү, педагогларның барысы да ИКТны белә, 50% ы, ИКТны кулланып, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнаштылар, ә гимназия укучылары шәһәр, республика конкурсларында җиңүче булдылар. Педагогик коллектив Республика Интернет – педагогик киңәшмәсендә катнашты.(1 нче Татар гимназиясенең уку елы башында планлаштырган Интернет-педагогик киңәшмәсе ТР ның Ф һәм ММ ның Интернет – педагогик киңәшмә үткәрү турындагы карары белән туры килде) Һәм ниһаять, гимназиянең белем порталы. Портал Интернет челтәрендә түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: tgim1.edusite.ru.

Тормыш үзе үсү һәм камилләшү юлларын күрсәтә. Хәзерге чорда, яшәп калу һәм саклану өчен, киләчәкне күз алдында тотмыйча мөмкин түгел. 2007 нче елның август киңәшмәсенең темасы белән гимназиянең эксперименталь темасы туры килү дә - ягъни киләчәккә карап эшләү, мөгаен, әһәмиятле урын тоткандыр.

Бөтен яктан да конкурентлыкка сәләтле булу мөһим. Шул очракта мәктәптә укучылар саны кимүне демографик ситуация белән аңлатырга туры килмәс. Кызыклы инновацион фикер педагогик коллективны гына түгел, укучыларны, иң мөһиме, әти-әниләрне дә яндырып җибәрә. Идарә итү эшчәнлегендә иң уңышлы идеяләрнең берсе- гимназиянең белем порталын булдыру һәм аның виртуаль яшәве. Портал башта таныштыру, реклама вазифаларын башкаручы гимназия сайты рәвешендә туса, берникадәр вакыттан соң бердәм информацион пространство тудыру ихтыяҗыннан гимназия порталы итеп үзгәртелде. Бу – уку сыйфатын күтәрү, фәнни-методик һәм тәрбия эшен, идарә итү эшчәнлеген камилләштерү өчен, уку-укыту процессында катнашучыларның һәрберсенә ярдәм булды. Белем порталы күләмле информацион уку материалын үз эченә ала. Ул мөстәкыйль 6 сайттан һәм “Net-школа” программасыннан тора. Башта гимназия музее турында сайт барлыкка килде. Күп төрле һәм бай документаль материал, фотосурәтләрнең төп нөсхәләре булу сайтны киңәйтү мөмкинлеге тудырды. Музей турындагы сайт уңышлы булды, Интернетта күп җылы сүзләр әйтелде, һәм ул Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең 1 дәрәҗә дипломы белән бүләкләнеп, югары бәя алды.

Сайт ”Мәктәп сайтлары конструкторы”технологиясе буенча эшләнде. “Альпари” шәфкатьлелек фонды – проектның спонсоры – шәһәр мәктәпләренә бу программалы дисклар бүләк итте, без аларга бик рәхмәтле.

Гимназиянең белем порталы укыту-тәрбия процессын оештыруда зур ярдәм күрсәтә. Ул беренче сыйныфка кабул итүдән чыгарылыш имтиханнары, һөнәр сайлауга кадәр эш системасын үз эченә ала. Балаларын гимназиягә бирүчеләр өчен гимназиянең төп документларыннан өземтә һәркемгә ачык. Ата-аналар гимназиягә кабул итү шартлары; укыту процессында катнашучыларның хокуклары һәм бурычлары, белдерүләр белән таныша алалар, администрациянең, укытучыларга сораулар бирү, үзләренә рәхмәт сүзләре ишетү мөмкинлеге бар.

Гимназиянең инновацион үсеше программасы уку-укыту максатларын күрсәтә. Педагогик киңәшмәсе турында мәгълүмат, шәфкатьлелек фонды хисабы гимназия порталында урын алган. Гимназия яңалыкларының һәрберсе: зурысы да, кечкенәсе дә порталда чагылыш таба, фоторәсемнәр белән тулыландырыла.”Гимназиянең виртуаль музее” һәркемгә ачык. Татар телендәге “Виртуаль газета” – шәхес булуда иҗади һөнәрханә. Инглиз, рус телен сөючеләр клубы булу бик күп кызыклы мәгълүмат тупларга, фикердәшләр табарга мөмкинлек тудыра.

Минем фикеремчә, порталның иң кыйммәтле бүлекләре – “Укучыларга”, “Чыгарылаш сыйныф укучыларына”, “Укытучыларга” бүлекләре, чөнки әлеге бүлекләр уку-укыту процессында катнашучыларның информацион культурасын формалаштыра, уку сыйфатын күтәрү, БДИ га, профильле укытуга хәзерләнү, һөнәр сайлауга ярдәм итә. Методик берләшмә планнар, гимназиянең айлык, еллык планнары, методик ярдәм – һәр укытучыга ачык. Гимназия укытучылары тарафыннан виртуаль лекцияләр хәзерләү һөнәри үсешкә, үз-үзеңне раслауга мөмкинлек тудыра, хөрмәт уята.

Порталның төп менюсы аша Net –школа системасына чыгу ата-аналарның уку процессы белән кызыксынуын арттыра. Интернетка чыгу мөмкинлеге булмаганнар өчен гимназиянең беренче катына компьютер урнаштырылган. Ата-аналарны бу программа белән эшләүгә тарту өчен, гимназия коллективы тарафыннан зур эш башкарылды: копьютерга өйрәтү курслары, ата-аналар җыелышлары, мастер-класслар.

Гимназиядә информацион технологияләр үсеше шул дәрәҗәгә җитте: укытучылар да, укучылар да, ата-аналар да портал һәм “Net-школа” программасын камилләшүдә, үз-үзеңне үстерүдә, уңышка ирешүдә иң мөһиме дип саныйлар.

Милли гимназиянең информацион технологияләрне үзләштерүдә бердәм информацион мохит тудыруда җитди хезмәте ирекле үзбилгеләнүгә, белем дәрәҗәсе, конкуренлыкка сәләтлелеге белән җәмгыять алдында торган мәсьәләләрне чишәрлек шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Үсештәге җәмгыять өчен белемле, әхлаклы, эшлекле кешеләр кирәк, алар мөстәкыйль җаваплы карарлар кабул итәргә, хезмәттәшлеккә сәләтле, туган ил өчен җаваплы булырга, тормыш-чынбарлыкта һәм виртуаль дөньяда иркен ориентлашырга тиеш.

гимназия директоры Г.Г. Шәмсиева