#6 2007 нче ел

  • 03.09.2007 ПЕДСОВЕТ
    Гимназиядә "Конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү" темасына педагогик киңәшмә узды.

  • 04.09.2007
    4 сентябрьдә Казан шәһәре Вахитов районы укытучылары өчен август конференциясе булып узды.

  • 11.09.2007 АТА-АНАЛАР ҖЫЕЛЫШЫ
    2007 елның 11 сентябрендә сәгать 17.30 ата-аналар җыелышы булып узды.

  • 16.09.2007 МИЛЛИ КРОСС
    Якшәмбе көн Казан үзенең спорт сөюче дусларын һәр елны уздырылучы марафонга җыя. Һәр кеше актив катнашты . Хәтта көтелмәгән яңгыр җиңү өметен суытмады. Артистлар чыгышы марафонда катнашучыларга дәрт биреп торды. Безнең гимназия дә бу вакыйгадан читтә калмады. 10-11 сыйныфы укучылары марафонда зур теләк белән катнашты һәм үзләренә бирелгән футболкаларын истәлеккә калдырды.

  • 27.09.2007
    Гимназиядә "2006-07 уку елы нәтиҗәләре" темасына багышланган укытучыларның педагогик киңәшмәсе булып узды.

  • 28.09.2007 БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА "АЛТЫН КӨЗ" Башлангыч сыйныфлар өчен "Алтын көз" айлыгы башланып китте. Шул айлык кысаларында күп кенә чаралар һәм шул исәптән "Көзге букет" күргәзмәсе дә бул узды. Көз темасына багышланган стенгазеталар конкурсы үтте бу конкурста аеруча 3А, 4б, 4В сыйныфлары актив катнашты.


  • 01.10.2007 АТА-АНАЛАР ҖЫЕЛЫШЫ
    2007 елның 1 октябрь көнне 17.00 дә башлангыч сыйныфлар өчен, 18.00 дә – югары сыйныф укучылары өчен ата-аналар җыелышы булып узды.

  • 01.10.2007 КҮҢЕЛ КӨЗЕ ЙӨРӘКЛӘРДӘ ГЕЛ АЛТЫН БУЛСЫН...
    Гимназиядә олылар көненә багышланган бәйрәм булып узды. Безгә кунакка лаеклы ялда булган өлкәннәр килде. Укучылар аларга багышлап концерт оештырды һәм концерттан соң чәйгә чакырды. Ветераннар өйләренә бүләкләр һәм күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.

  • 05.10.2007 УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ.
    "Укытучылар бәйрәме" безнең мәктәпкә ничектер көтмәгәндә һәм шул ук вакытта тылсымлы итеп килеп керде. Мәктәп тормышында бу вакыйга якты йолдыз булып сеңеп калды. Чыннан да бәйләм-бәйләм чәчәкләр, кызу һәм мавыктыргыч концерт укытучыларга чын бүләк булды.

  • 08.10.2007 МӘКТӘП ҺӘМ СТУДЕНТ ЕЛЛАРЫ...
    Шушы матур көндә 10 "А" колледж-сыйныфы укучылары студент билетын һәм "Икътисад-хокук" колледжының зачет китабын алды.

  • 13.10.2007 МИН БЕЛӘМ, МИН ЫШАНАМ,СЕЗ ОНЫТМАССЫЗ БЕЗНЕҢ МӘКТӘП ИШЕК АЛДЫН ҺӘМ БАКЧАЛАРДАГЫ ӨМӘНЕ.
    Менә тагын бер кызыклы вакыйга, әлбәттә, ул октябрь өмәсе, безнең гимназия коллективын ныгытуга сәбәпче булды. Иртә белән һава торышы безне канәгатьләндермәгән булса, эш эшләгән вакытта күкләргә хәтле аязып китте. Һәр дәрестә бер-ике сыйныф чыгып гимназия ишегалдын җыештырды. Берәүләр тырма белән җирне тырмалый, икенчеләре себерә, кемнеңдер фотога төшәсе килә. Гомумән, бөтен укучылар да эшләрен уңышлы итеп башкардылар. Укытучыларны да өмә үзенә җәлеп иттерде, алар шулай ук укучыларга актив булышты һәм эшләрен җитәкләде. Өмәдән соң мәктәп бакчасы тагын да матураеп китте.


  • 16.10.2007 ӘЙДӘГЕЗ ӘЛЕ, ТАТАР ЕГЕТЛӘРЕ!
    Җанатарларның көчле тавышы белән, Болак буендагы "Балалар иҗаты үзәге" ндә, К. Тинчуринның 120 еллыгына багышланган "Татар егете" конкурсы булып узды. Безнең гимназиянең данын иң яхшы укучыларыбызның берсе яклады: ул 9 “Б” сыйныфы укучылары -Гисматуллин Айрат һәм Зиннатуллин Марсель. Аларга өй эше итеп үзләренең уку йортына яхшы презентация ясау иде һәм алар бу эшне уңышлы башкарып чыктылар. Егетләр, безнең сөекле Казаныбыз, Татарстаныбыз турында күп кенә сорауларга җавап бирде, татар язучыларын санап чыктылар, татар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты белән яхшы таныштырып киттеләр. Иң уңышлы чыгышлары ул Т. Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" комедиясеннән өзек булып саналды. Конкурс спорт ярышлары белән тәмамланды. Аларның тырышлыгы һәм уңышлары өчен ТР язучылар союзы рәисе Ибрагимова И. М. һәм Вахитов районының уку бүлеге җитәкчесе Поминова А. И. куллары куелган "Сәнгатьтә үсеш алган өчен" дипломы белән бүләкләнде. Чын күңелдән сезне котлыйбыз, безнең 1 нче Татар гимназиясенең югары исемгә лаеклы гимназист исеменә тап төшермәвегезгә без бик шат!

  • 25.10.2007 ХӘЗИНӘ ГАЛЕРЕЯСЫНДА ЧӘЙ КӨНЕ УЗДЫ
    7А һәм 7Б сыйныфы укучылары бу бәйрәмендә катнаштылар. Татар халкының милли ашлары белән бәйле булган бәйрәм күңелле генә узды