#6 2007 нче ел

Һөнәр сайлау – җаваплы эш.

Балачакны ташлап китәр чаклар
Сизелми дә килеп җитәчәк.
Балачаклар кире кайтмас
Алда юллар сезне көтәчәк.
Алда юллар-кайсын сайларга?
Төрле уйлар баштан үтәчәк.
Дөрес юллар сайлаганда гына
Көтәр сезне матур киләчәк.

Без яңа гасырда яшибез. XXI гасыр мәктәп тормышына да зур үзгәрешләр алып килде. Әлеге катлаулы үзгәрешләр укучыларда: “9 нчы сыйныфны тәмамлагач кая барырга? Укуны кайда дәвам итәргә? Нинди һөнәр үзләштерергә?” – дигән сораулар тудыра.

Гомерлек һөнәрне сайлау бик авыр эш. Бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлана башларга вакыт...

Хайретдинова Альбина:

Киләчәктә мин табиб булырга хыялланам. Ни өчен мин бу һөнәрне сайладым дисезме? Чөнки табиб булып мин кешеләргә ярдәм күрсәтә алам. Ә кешегә ярдәм итү—дөньяда иң зур бәхетләрнең берсе.

Ганиева Айгөл

Мин әлегә кем булырга,нинди һөнәр сайларга кирәген төгәл генә белмим. Әмма миңа педагог профессиясе бик ошый. Мин балаларны бик яратам һәм минемчә мин алар белән бик тату, матур гына эшләр идем дип уйлыйм.

Шәфиева Гөлназ

Дөньяда бик күп төрле һөнәр бар.Мин үземнең булачак һөнәрем турында 14 яшь тулгач уйлый башладым. Һәм юрист һөнәрен бик ошаттым. Юрист булыр өчен Казан юридик институтын укып чыгырга кирәк. Бу һөнәрне мин кешеләрне яклау өчен, илдә дөреслек урнаштырыр өчен сайладым, ләкин моның өчен гадел, шәфкатьле, игелекле, акыллы, мәрхәмәтле булырга кирәк. Менә шул.

Зиннәтуллин Марсель

Мин үскәч футбол тренеры булырга телим. Чөнки мин футболны бик яратам. Минем РУБИН командасының тренеры буласы килә һәм бөтен дөньяга танылган татар футболистларын тәрбиялисем килә.

Сәлимгәрәева Лилия

Минем киләчәктә хисапчы буласым килә. Минем әнием дә хисапчы, аның эше нинди җаваплы икәнен мин беләм. Мин илнең милкен файдалы, гадел итеп һәм әрәм—шәрәм итмичә кулланылуын телим. Шуңа күрә мин бу һөнәрне сайладым.

Әхмәтҗәнова Диләнур:

Миңа бик күп һөнәрләр ошый. Кайчакта дизайнер буласым килә, чөнки мин рәсем ясарга яратам һәм матур булмаган әйберне дә ямьләндерәсем килә. Ә кайчак минем фотограф буласым килә, чит илләргә барып, матур биналарны, табигатьне фотога төшерәсем килә. Ә кайчакта банкир булырга хыялланам, чөнки минем киләчәктә имин яшисем килә. Болардан башка флорист, модельер буласым килә. Ләкин әле минем барысы да алда…

Әхмәтҗанова Рамина:

Минем хыялым мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, институтның экономика – бухгалтер учеты факультетына укырга керү. Институтны тәмамлап, зур предприятиядә бухгалтер булып эшлисем килә, чөнки бухгалтер һөнәре миңа бик ошый һәм мин исәп-хисап эшләрен бик яратам. Минем хыялларым тормышка ашыр дип уйлыйм.