![]() |
![]() |
|||
---|---|---|---|---|
#6 2007 нче ел |
![]() |
|||
Юллар хәерле һәм имин булсын Иртәнге кояш шәһәрне яктырта. Үзенең җылы нурларын тирә-юньгә таратып, һәр җан иясен иркәли. Ләкин урамга чыгуың була, бөтен табигать гүзәллеге, хыялларың, соклануың пыяла көзге төсле ватыла, чәлпәрәмә килә. Урам – машина дөньясы. Кырмыска кебек берсе артыннан берсе чыж-пыж йөреп торалар. Вакыт-вакыт уйлап куясың, әллә машиналар кешедән күбрәк инде? Бу сорауга җавап табарга бик җайлы. Хокукы булганы да, булмаганы да, йөртә белгәне дә, белмәгәне дә руль артына утыра. Һәм шушы җилкуарлык аркасында гаепсез кешеләр юл һәлакәтенә эләгәләр. Ләкин машина йөртүчеләр генә бу проблеманың төп гаеплеләре түгел, җәяүлеләр үзләре дә бик еш юлда йөрү кагыйдәләрен бозалар. Кагыйдә, тагын кагыйдә, дип әйтерсез. Ләкин бу бик мөһим сүз. Кешенең гомере, тормышы, туган көненнән бирле кагыйдәләр буенча бара. Бөтен әйбер үлчәнелгән, расланган. Һәм кагыйдәне үтәргә кирәк. Юл да – уенчык түгел. Анда һәр адымыңны үлчәргә, уйланырга кирәк. Менә шушы бер караганда җиңел эшне үтәмәү аркасында, кеше үзен дә, башкаларны да төрле фаҗигаләргә этәрә. Шуларның кайберләре турында сөйләп китәм. ... Апрель ае. Яз үзенең җылы канатларын җәйгән гүзәл чак. Шулай Фәнис абый эшкә барырга әзерләнә. Аның бер ягы бар: ул яшь чагыннан ук мотоциклга утырып йөрергә яраткан һәм аның хыялы тормышка ашкан. Ләкин бу хыял тәкъдирле булып чыккан. Фәнис абый машинага бәрелә. Мотоциклы ватылып, үзе көчкә исән кала, тик 63 яшьлек кешедә яшь организм түгел шул, яралар катлаулы була. Ә күңел ярасы, инвалид булып калуы – тагын да тирәнрәк һәм төзәлмәс яра. Хатыны Гөлшат апа йөрәге дә уттай янган иде шул, хәтта күңеле начар хәл, афәт буласын сизгән төсле борчылган. Менә апрельнең кояшлы көне шулай тәмамланды: кемгәдер җылы хисләр белән, ә кемгәдер салкын палата һәм гомерлек, онытылмаслык кичереш белән... Шәһәр тормышы һәркөнне кайнап тора, бөтенесе каядыр ашыга, нидер артыннан чаба. Урам чаты саен кибет..., кибет тезелеп киткән. Ә ул кибетләрдә тагын бер зарарлы объект, ул – алкоголь эчемлекләр. Көн саен миллионнан артык кеше яшәгән калада төрледән төрле юл фаҗигаләре булып тора. Һәм аек булмаган йөртүчеләр – бу һәлакәтнең төп сәбәпчеләре. Менә шушы проблемалар турында сөйләп китәм. ... Зират. Салкын зират. Эченә керүең белән башка дөньяга эләккән шикелле буласың. Бу дәрья мәңгелек йокыга талган. Кинәт елау тавышы ишетәсең. Бу ятим бала үкси-үкси яшен коя. Аның әти-әнисе авариягә эләгеп вафат булалар. Ә бөтен әйбернең, гаепсез кешеләрнең тормышы өзелүенең сәбәпчесе – исерек килеш машина руле артына утырган шофер. Мескен бала шундый тәкъдиргә очрауда гаеплемени?! Җитмәсә, кечкенә сеңлесе дә бар бит, ә дәү әнисе инде картайган. Кешенең шундый җиңел уйлавы аркасында нинди генә афәтләр килеп чыкмый! Шоферлар, уйлагыз, кеше гомере шундый кадерле, хөрмәткә лаек , аны саклау, матурлату һәркемнең максаты. Соң, әйдәгез гүзәл тормышны, табигатебезне, гомерләребезне саклап калыйкчы. Кеше тормышында төрле хәлләр була: яхшысы да, начары да. Нәрсә генә әйтсәң дә, бу – тормыш, бу – дөнья. Шуңа күрә үзеңне кулда тота белергә кирәк..., ләкин шундый минутлар була: күз яшьләре кайнар ташкын булып бәреп чыга һәм йөрәкне тетрәндерә, вакыт-вакыт хәтта син бу хәлне үзең кичергәнсең шикелле булып китә. Күпме генә түзсәң дә, йөрәк үзеннән-үзе елый. Мин гел машина, гел шофер йөртүчеләр турында гына язам. Ләкин алар гаепле булмаган очраклар да күп. Җәяүлеләр үзләре дә гомерләре өзелүгә үзләре сәбәпче була. Шундый мисалларның берсе турында язып китәм. ... Дәресләр бетте. Һәр укучы мәктәптән чыгып өенә кайта. Кояш җылытып тора, иркәли. Хәтта иң салкын йөрәкне дә эретә бу кояш. Менә шундый матур көнне, күктәге алтын тәгәрмәч җылытып торганда, укучы кыз, мәктәп ишекләрен ачып чыгып, өенә таба юл тота. Ләкин кибеткә кереп чыгарга өлгерә. Кинәт, юлны чыкканда, автобус килеп чыга һәм... фаҗига. Инде бу юлы җәяүле үзе гаепле. Төп сәбәп булып юлда йөрү кагыйдәләрен үтәмәү һәм игътибарсызлык тора. Шул ук вакытта кызның үзенә авыр булган шул. Андый афәтне кичерү җиңел түгел. Йөрәк бер ишетүдә ук тетрәнеп, әрнеп китә. Ләкин Ходай Тәгалә кызны ташламый һәм ул терелә. Инде шушы хәл аңа гомерлек сабак булып калыр... Мин бер шигырь юлларын язып китмәкче булам. Бу Әхсән Баяновның шигыре:
Автор шигыренә шундый тирән уйлар, хис-кичерешләр салган ки, хәтта әйтеп бетергесез. Аның һәр сүзе дөреслеккә ия. Без бу дөньяга мәңгелеккә килмәгәнбез. Һәркөнне тормыш үз кагыйдәләрен куя. Кайвакыт үзеңне чыннан да ут-суга салган шикелле буласың, чөнки кайгы-хәсрәт көтмәгәндә өйнең ишекләрен ачып керә дә бөтенесен җимерә. Нинди генә йөрәк бу газапларга түзсен соң. Ә кайвакыт Ходай Тәгалә дә безгә яңа сынаулар җибәрә. Әйдәгез, тормыш авыр булса да, елмайыйк, һәр адымыбызны да уйлыйк. Чөнки чын акыллы уй – ул тормыш нигезе. Өч вакыйганың һәрберсе дә гыйбрәтле хәлләр. Кешенең җилкуарлыгы, кагыйдәләрне үтәмәве, игътибарсызлыгы аркасында дөньяда һәркөн берәр нинди бәхетсезлек туа. Дөнья бит ул шундый матур, Аллаһы Тәгалә биргән тормышны нәтиҗәле, игелекле итеп яши белергә кирәк. Һәр көнне иртәнге таң нурын каршылап, күкрәкләреңне тутырып сулап, якыннарыңның исәнлеген белеп, табигатькә сокланып, тормышның ямен белеп яшәү – ул бит чын бәхет. Шушы гүзәллек – ул хыял түгел, без аны саклыйк. Хәрәкәт итә торган юл – ул тормыш юлының бер мизгеле. Ашыгабыз, кабаланабыз, барысына да өлгерергә тырышабыз. Ялгыш ясалган бер адым, мизгелгә... бары тик мизгелгә генә игътибарыңны югалту гомерлек фаҗига, тирән тән һәм күңел ярасына китерергә мөмкин. Туганнарыбыз, дусларыбыз, якыннарыбызның кадерлеләре булып, аларга авырлыклар китермичә, шатлык-куанычлар бүләк итеп яшик. Юлларыгыз хәерле һәм имин булсын! Минһаҗева А., 7А сыйныфы
|
||||
Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а
Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры; Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (10А); Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы; Информацион үзәк - Нуриева Р.М., рус теле һәм әдәбияте укытучысы, Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, Романова Р (11А), Гайсина (10А), Надршина һәм Минхаҗева (6А). |
||||