#6 2007 нче ел

"Гимназия тормышыннан яңалыклар".

Менә инде без сентябрь аена да килеп кердек. Җәй артта калды һәм гүзәл каникулның мизгелләрен яңа әйберләр алыштырды. Мәктәп формасы, китаплар, көндәлек, дәфтәр-ручка, дәреслекләр уку сафына басты. Без дә, 1 нче татар гимназиясе укучылары формадан киенеп, кулга чәчәк бәйләме тотып 1 нче сентябрь бәйрәменә киттек.

Беренче чиратта безне сокландыргыч чәчәк клумбалары каршылады. Инде ничәнче ел безнең мәктәп районда иң матур ишегалды конкурсында 1 нче урын яулап алып килә. Быел чәчәкләр өчен тагын да күбрәк урын булды. Ишегалдыбыз табигатьнең иң гүзәл балаларына күмелде. Ә гимназиябез үзе дә бик яңарып киткән икән. Безне яңа тәрәзәләре белән елмаеп каршы алды. Мәктәп ремонтланган, сыйныфлар матурланган, идәннәр, стеналар буялган. Мәгариф Министрлыгы ярдәме белән мәктәпкә янгыннан саклану өчен сигнализацияләр урнаштырылган. Укучылар, әйдәгез мәктәп милкенә сак карарга, кеше хезмәтенә рәхмәтле булып үсәргә тырышыйк. Тырыш укуыбыз, тәртипле, мәрхәмәтле булуыбыз өлкәннәр хезмәтенә, хөкүмәтебез кайгыртучанлыгына ихлас рәхмәтебез булсын.

Сентябрь ае да бик яхшы башланып китте. Мәсәлән, 7 “А” сыйныфы укучылары “Юлда йөрү кагыйдәләре” буенча сочинениеләр язды. Алар арасыннан уңышлылары Надршина Айсылу, Минһаҗева Айнур, Сайфутдинова Алсу, Галиуллина Диләрә, Хисамиева Диләрәнеке булдылар. Кайберләрен конкурска да җибәрделәр. Машина юлы тормыш юлы шикелле бит, анда гел сак булырга кирәк.

Белүебезчә, 1 нче октябрь – өлкәннәр көне.

Шуңа күрә, гимназия укучылары ветераннарга багышлап бәйрәм оештырыга булдылар. 1 нче октябрь көнне концерт куеп, шигырьләр сөйлиячәкләр, җырлар җырланачак. Бу көн турында онытмыйча, без дә 7 “А” сыйныфы укучылары Садыйков Идият исемле ветераныбыз янына бардык. Кабат аның хәлен белдек. Әйдәгез, безнең киләчәгебез өчен көрәшкән, ут-сулар аша кичкән кадерле ветераннарыбызны хөрмәтлик. Картлык көннәрендә аларга булышып, алар өчен терәк булып, авыр вакытта ярдәм итеп яшик. Чөнки алар бит явыз фашистларны җиңүчеләр, илебезне азатлыкка китерүчеләребез. Безнең өчен үз тормышларын куркынычсызлык астына куйган, безнең бәхетле киләчәбезгә ирешкән кадерле ветераннарыбызга җылы карашта гына булыйк.

Ә инде укуга килгәндә без, ТР президенты Минтимер Шәймиевның быелгы август киңәшмәсендә узган сүзләрен кабатлап китик: “Конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү – төп бурыч”, - диде. Э.Закирова, “Ялкын журналының баш редакторы да: “Шәхес булып үсәр өчен синең күп нәрсәләр үзләштерәсең бар”, - дип язган. Шуңа күрә әйдәгез күп белем алырга, күбрәк китаплар укырга тырышыйк. “Ялкын” журналына да, “Сабантуй” газетасына язылыгыз!

Надршина Айсылу, 7а