#6 2007 нче ел

Изгелек кыл!

Якты дөньяга без кешеләр туганбыз икән бер-беребезнең кадерен белеп ярдәмләшеп яшәргә кирәк. Яшәүнең кадере ул бер-береңне хөрмәт итеп яратышып, сөешеп изгелек кылып яшәү.

Изгелек сүзе бик гади суз. Ләкин ул сүз астында бик күп мәгънә ята. Изгелек кылуга бик күп мисал китерегә була. Алар санап бетергесез күп. Изгелек кешеләргә генә түгел, хайваннарга, кош-кортларга да кирәк.

Быел үзебезнең Татарстанда да 2007 ел- Хәйрия елы дип билгеләнде. Шул форсаттан күп кенә изге гамәлләр башкарылды. Күпме авыру кешегә ярдәм кулы сузылды. Изге гамәлләр өстәп кушкан өчен генә башкарылырга тиеш түгел. Аларның ихлас булуы мөһим.

Без үзебез дә 10 б сыйныфы укучылары 76 номерлы мәктәпкә бардык. Без андагы укучылар белән аралаштык ничек укыганнары турында белештек. Алар без килгәнебезгә шат булып калдылар.

Гатиятуллина Ләйсан, 10 б