#6 2007 нче ел

Телефон зыянлымы?

Замана шундый хәзер: әби дә, бәби дә кесә телефоныннан сөйләшә. Нинди маркадагы һәм нинди бәядәгеләре генә сатылмый кесә телефоннарының! Ә менә зыяны турында уйлап караганыбыз бармы соң? Тикшерүчеләр тәҗрибәләре аларның сәламәтлек өчен куркыныч булуын раслый.

Башыгыз авыртамы?

Скандинавия галимнәре тикшерүләре раслаганча, кесә телефоныннан файдаланучылар баш авыртуга, йокы килүгә, ярсучанлыкка башкаларга каратада күбрәк зарлана икән. Шуңа күрә галимнәр кесә телефоныннан чикләнмәгән күләмдә файдаланучыларны иммунитетларына куркыныч янавы турында кисәтә.

Телефон бигрәк якын.

Радиоэлемтә, электромагнит нурланышының башка чыганаклары кебек үк (компьютер, телевизор, кыска дулкынлы мич һ.б.) кеше сәламәтлегенә зыян сала. Әмма кесә телефоны, башка приборлардан аермалы буларак, эшләгәндә ми һәм күзләргә бик якын тора. Шуңа күрә аның нурланыш тәэсире телевизор яки компьютерныкына караганда күпкә үзгә дә икән әле. Галимнәр кесә телефоныннан чыккан электромагнит нурланышының тукымаларга үтеп кереп, аларны җылытуын исбатлаган. Тора-бара әлеге тәэсир организмның функцияләре бозылуына китерә икән. Бигрәк тә моңа нерв, йөрәк-кан тамырлары, эндокрин системасы сизгер, ди. Күз күреме дә начарланырга мөмкин.

Сөйләшмәсәгез дә...

Нурланыш көче кесә телефоныннан файдаланучының база станциясеннән күпме ераклыкта торуына бәйле. База станциясе якынрак булган саен, нурланыш та азрак. Чөнки аппаратка аны эзләп табу өчен азрак көч кую таләп ителә.

Кесә телефоны иң күп нурланышны абонентны чакырганда чыгара. Тик ул кушылган килеш өстәлдә ятканда яки муенга тагып йөргәндә дә һәрвакыт база станциясе белән элемтәдә тора – димәк, бертуктаусыз электромагнит дулкыннары таратып тора дигән сүз.

Әгәр телефоныгыз үзегездән ярты гына метр читтә торса да, муеныгызга яки чалбар каешына тагып йөргәнгә караганда нурланыш күләме кими дигән сүз. Иң яхшысы – сумкага салып йөртү. Белгечләр кесә телефоныннан көнгә бер сәгатьтән артык сөйләшмәскә киңәш итәләр.

Саклану кирәк.

Табиблар 16 яшькә кадәрге балаларга һәм яшүсмерләргә кесә телефоныннан файдаланырга рөхсәт итми. Шулай ук нерв авыруларның, эпилепсиядән җәфаланучыларның да аннан ераграк торулары хәерле.

"Юлдаш"