#6 2007 нче ел

Дуслык

Минем бу дөньяда иң якын дустым бар. Без аның белән кечкенә чактан үк бергә үстек. Балалар бакчасына бергә йөрдек. Без, икебез дә, ике төрле мәктәпкә йөрү сәбәпле, безнең юллар аерылды.. Һәрберебез үзенә бүтән иптәш табып, бер-беребезне оныта бардык...

Язмыш шулай теләгәндер, безнең юлларыбыз кабат кисеште. Тик без тиз генә сөйләшеп китә алмадык. Тора-бара серләшеп, кечкенә чакларны искә төшереп, икәү бергә бер парта артында утыра башлагач кына якыная бардык.

Хәзер инде без бер-беребезне авыр чакта калдырмавыбызны, берәр бәла килсә, булышуыбызны нык беләбез.

Рус телендә мәкальне болай гына әйтмиләрдер: «Старый лучший друг, лучше новых двух!»

Күп кеше зур дуслыкны булмый ди, ләкин алар бик ялгышалар. Бәлки, алар чын дусларын тапмаганнардыр әле… Чын дусны эзләргә кирәкми аны, ул үзе сезне табыр. Ә без сезгә чын дусларыгызны табарга һәм гомернең соңгы көннәренә кадәр, аларны хөрмәтләп яшәргә телибез.

11б сыйныфы укучылары

Яңа уку елында безнең виртуаль газета үз эшен дәвам итә һәм гимназия укучыларын берләштерә. Безнең газета аша без күп яңа мәгълүматлар беләбез, үзебезнең фикерләребез белән уртаклашабыз, яңа дуслар табабыз.

Кызганычка каршы , бөтен укучыларның да өйләрендә компьютер юк шул, шуңа күрә «Гимназия хәбәрләре» газетасын бастыру процессында үземнең дә өлешемне кертәсем килә. Шулай ук гимназиянең беренче катында «Теләкләр почтасы» исеме астында ящик урнаштырылса иде. Укучылар анда үзләренең котлауларын, теләкләрен тупландыра алырлар иде.

Надршина Айсылу, 7а

Безнең гимназиядә укучыларга күңелле һәм кызык булсын өчен, мин, атна аралаш, берәр конкурс яки бәйрәм оештырсак әйбәт булыр иде дип уйлаган идем. Мәсәлән, бөтен класслар арасында “Татар кызы” конкурсы һәм бүтән конкурслар оештырсак була; спорт һәм интеллектуаль ярышлар, этикет һәм культурага багышланган көннәрен дә уздырсак әйбәт булыр иде. Кем минем фикерләремне уртаклаша, узегезнең дә фикерләрегезне языгыз..

Минһаҗева Айнур 7А класс.