#6 2007 нче ел

Халыкара музыка фестивале

Халыкара "Европа – Азия" заманча музыка фестивале Казанда VIII сезонын ачып җибәрде. Фестивальда төрле илләрдән килгән төрле милләт вәкилләре катнашты. Музыка бәйрәмендә катнашкан һәр музыкант үз культурасын дөньякүләм танытуга үз өлешен кертә. Безнең Татарстан Республикасы да иҗади, талантлы композиторлары белән горурлана.С.Сәйдашев, Н.Җиһанов, Ф.Яруллин, Р.Яхин традицияләренә таянып, хәзерге заман композиторлары төрле стильда һәм юнәлештә уңышлы гына эшләп киләләр. Үз иҗатларында милли сәнгатьне яңа техник методлар белән бәйләп, яңадан яңа әсәрләр барлыкка китерәләр. Безнең бу юнәлештә эшләп килүче С.Зорюкова, Р.Калимуллин, Л.Любовский, Р.Салимов, Л.Хәйретдинова, Р.Хакимовны әйтеп үтәсе килә. Аларның иҗаты Татарстан Республикасын дөньякүләм танытуга үз өлешен кертә. Әлбәттә, Татарстанда уза торган халыкара музыкаль форумы моңа этәргеч булып тора.

Татарстранда шундый зур бәйрәмне оештыручылар: ТР ның мәдәният министрының урынбасары – З. Вәлиева, ТР ның композиторлар берлеге рәисе –Рәшит Кәлимуллин, шулай ук С.Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге.

Зиля Валеева Заместитель премьер-министра, министр культуры Республики Татарстан

Рашид Калимуллин председатель Союза Композиторов Республики Татарстан

Быелгы VIII "Европа – Азия" халыкара фестивале "Дөнья ритмнары: тирән гасырдан – киләчәккә" дип исемләнгән лозунгы аша узды. Башкаланың иң күркәм консерватория бинасында 19 нчы октябрьдан алып 22 нче октябрьга кадәр музыкантлар үз иҗатлары белән Казан тамашачасын куандырдылар.

Каримова Гүзәл, 10 а

"Урында утырма…тавышны куй катырак…гафу ит... без килдек... Без IttiFaq..."

Менә ул без көтеп алган иҗат җимеше- альбомның презинтациясе 27 сентябрьдә ЦКЖ да булып узды!

Бу төркемнең көннән көн аудиториясе артканнан арта бара...Тыңлаучылары күбәя.Әле кайберләре әйтә: "Татар телен белмәсәң, IttiFaq төркеменең җырлары француз рэпына охшаган".Чыннан да, аларның җырлары мәгънәле.. хәзерге вакыт проблемалары чагыла...

Яшьләрне дөреслеккә, яхшылыкка өйрәтә. Бу дөньяның чын барлыгын ачалар.

19 октябьдә IttiFaq төркемнең грандиоз презинтацияләре Мәскәүдә дә булып узды. Анда 400 дән артык кеше килгән. Мәскәүдә дә безнең татар хип - хоп музыкасын да тыңлыйлар икән. Бу бит чын татарча Rap! бу Төркемгә уңышлар гына теләп калыйк. Чөнки алар татар альтернатив музыкасын үстерүдә иң беренче варислары булып торалар. Үзләренең иҗат юлларында аларга күп кенә тәнкыйтъ һәм "кара" сүзләр ишетергә туры килде. Шуңа да карамастан, алар үз девизларына тугры булып кала бирделәр. Алдагы иҗатларында аларга бары тик уңышлар гына теләп каласы килә. IttiFaQ – син XXI гасырда татар милләтен йокыдан уятып торучы бер очкын.

Мадиярова Фәридә 10б