#5 2007 нче ел

Юллар...

Әйе, үз гомере эчендә кешегә бик күп юллар аша үтәргә туры килә. Тормыш юлы - олы юлга аяк басу. Сикәлтәле юллар аша үтү... Үсеп буйга җиткәч, күбебез гомеребездә иң озак үткән юлның әһәмиятен онытабыз. Юкса шушы юл буенча безне беренче тапкыр белем иленә алып керәләр, дуслар, үрнәк булырлык шәхесләр белән дә шушы юл аша танышабыз. Мөгаен, сез бу юлның нинди юл икәнен таныгансыздыр. Сүз мәктәп юлы турында бара. Мәктәп - ул үзе бер зур юл. Ләкин бу юлга керер өчен көн саен бала үз юлын үтә. Бу юлда баланы төрле хәвеф - хәтәрләр, уңайсызлыклар, начар гадәтләр көтәргә мөмкин. Педагогика фәне буенча кешенең шәхес булуына нәселдәнлек, тәрбия һәм мөһит зур йогынты ясый. Нәселдәнлек һәм тәрбия эшенә без - олылар, үз өлешебезне кертә алсак та, мөһит белән көрәшү авыр...

1 нче Татар гимназия укучылары, безнең фикеребезчә, начар мөһитнең йогынтысына азрак дучар булалар. Ни өчен дисәгез, гыйнвар аеннан гимназиябездә укучыларны йөртү өчен автобус булдырылды. Бу - шат күренеш. Укучылар төрле һава шартларына карамастан, шушы җылы автобус белән мәктәпкә йөриләр. Алар әле бер-берсе белән аралашу кагыйдәләренә дә өйрәнәләр. Бигрәк тә малайлар һәм кызлар арасындагы мөнәсәбәт күзгә күренеп үзгәрде. Малайлар кызларга карата хөрмәт, игътибар, итагать белән карый башладылар.

Өлкән сыйныф укучылары белән башлангыч сыйныф укучылары арасындагы мөнәсәбәт тә яхшы үзгәрешләр кичерде. Өлкән сыйныф укучылары үз тәртипләренә карата җаваплырак була башладылар, чөнки башлангыч сыйныфлар алардан үрнәк алалар.

Бу, укытучылар һәм әти-әниләр фикере генә түгел, укучыларыбыз да шул фикердә. Минхаҗева Айнур, 6 нчы сыйныф укучысы, үз рәхмәтен болай белдерә: "1 нче Татар гимназиясенә 26 нчы гыйнвар көнне мәктәп автобусы бирделәр. Безнең мәктәп бик уңышлы билет тартып чыгарды. Автобус укучыларга бик зур файда китерде. Зәмһәрир суыкларда да ул безне җылыда гына өйгә алып кайта һәм мәктәпкә китерә. Бу бик җайлы транспорт.

һәр укучы билгеләнгән вакытта автобуска чыга. Ул гел вакытында килә. һәр кеше үз тукталышында төшеп кала".

Безнең уйлавыбыз буенча һәрбер мәктәпнең, гимназиянең, лицейның үз автобусы булырга тиеш. Чөнки бу балаларның сәламәтлеген һәм иминлеген саклау гына түгел, ә зур тәрбияви йогынтыга ия чара булып тора.

Аеруча зур рәхмәтебезне Миннеханов Рөстәм Нургалиевичка, Министрлар Кабинетына, Мәгариф Министырыбыз Шәйхелисламов Рәис Фалиховичка белдерәбез. Балаларның мәнфәгатьләрен, сәламәтлекләрен, иминлекләрен кайгыртуыгыз өчен рәхмәтлебез.

Хөрмәт белән 1 нче Татар гимназиясенең педагогик коллективы.


Язның яңа туган һәр көне табигатькә яңа бизәкләр өсти. Иңкүлекләрдә кар әле эреп тә бетәргә өлгерми, тиз җылынучан уйсу урыннарда, дымсу яр битләрендә инде үги ана яфракларының ачык сары чәчәкләре язгы кояшта балкып утыралар. Агач ботакларында бөреләр дә ачылып, дөньяга матурлык өсти. Язның һәр көне үсемлекләр тормышына әллә никадәр үзгәрешләр кертә. Кыска гомерле нәфис урман чәчәкләрен акрынлап бихисап күп төрдәге җәй үсемлекләре күмеп китә. Тирә-юньгә җәй исе тарала.

Шушы матур вакытта, табигать яшәреп, дөнья ямьләнгән вакытта безнең тынычлыкны саклаучылар – хәрбиләр, төрле якларда хезмәт итеп, яраланырга мөмкин. Яраланган вакытта хәрби кешеләрне сәламәтләндерү өчен хәрби госпитальгә җибәрәләр. Шул госпитальләр арасында безнең Казан хәрби госпитале аерым урын алып тора.


Казан хәрби госпиталендә кунакта

Казан хәрби госпитале - дәвалау үзәге буларак билгеле. Хәрби медицина үсешендә үзенчәлекле урын алып тора.

Хәрби медиклар - Совет гаскәриләренең саләмәтлекләренең саклап торучылар булып торалар, аларның күпчелеге табиб һәм гражданлык бурычын үтәгәндә һәлак була. Хәрби медицинаның әлеге традицияләре нигезендә хәрби медикларның яңа буыннары тәрбияләнде. Карл Маркс урамында урнашкан XVIII гасырга караган архитектур бина кешеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Госпиталь бинасы артында яшеллеккә күмелгән бакча урнашкан. Яз көнне барлык табигать яшеллеккә күмелә. Чиста асфальт җәелгән юллар декоратив агачлар белән әйләндереп алынган. Бина эче иркен, чиста, пөхтә. Идәннәргә келәм җәелгән, алар безне якты, иркен палаталар һәм дәвалау-диагностика кабинетларына алып баралар. Монда беркем беркая ашыкмый – һәрбер табиб, шәфкать туташы, санитарка үз эшен һәм үз урынын белә. Чыннан да, югары дәрәҗәдәге шифаханәгә эләктем дип уйлысың...

Ләкин бу госпиталь һәм аның тарихи тамырлары еракка китә... Барлык җирдә гөлләр, гөлләр, гөлләр...

Казан хәрби госпитале тарихына күз салыйк. Бугенге көнгә кадәр аның тарихы әдәбияттә чагылыш таба алмады. Шуңа күрә аңа нигез салыну датасы да төгәл билгеле түгел. Беренче караш буенча, хәрби госпиталь Петр 1 чорында ук оешкан. Икенче караш буенча, Казанда хәрби диңгез госпиталь 1722 елда төзелгән. Өченче караш буенча, Казан хәрби госпитале 1809 - 1831 елларда шәһәрнең төрле өлкәләрендә урнаша.

Беренче бөтендөнья сугышы, 1917 елгы революция, Гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы елларында Казан хәрби госпитале яралы, авыру солдатларны һәм офицерларны дәвалый, яңадан аякка бастыра.

Казан хәрби госпитале Казан университетының игътибарын җәлеп итә, медицина факультеты студентлары өчен клиник база була.

Терапия бүлегенә 1 нче Татар гимназиясенең 10 а, 10 б сыйныфы укучылары хәйрия акциясе белән килделәр. Терапия бүлегенең 1 нче палатасында 20 авыру дәвалана. Күпчелеге яшь егетләр – курсантлар (20-22 яшь). Салкын тию сәбәпле алар күбесе пневмония диагнозы белән хәрби госпитальдә дәвалану курсын узалар. Әлеге курсантлар артиллерия, танк.

Суворов училищеларында белем алалар:

Ястребов Максим,

Иванко Виталий,

Галимҗанов Илнар,

Бахтин Андрей,

Татков Максим һ. б.

Алар белән сөйләштек, фикерләр алыштык, безгә хәрби хезмәтләре турында сөйләделәр. “Хәрби хезмәт ир-атны тәрбияли, чын кеше итә”, - дип әйттеләр. Бөек гуманизм, батырлык, Ватан алдында үз бурычыңны үтәүгә әзерлек – Казан хәрби госпитале табиблары һәм шәхси составының гүзәл традицияләре булып тора. Хәрби табиблар медицина фәне һәм сәламәтлек саклау өлкәсенең казанышларын файдаланып, хәрби медицина үсешенә зур өлеш кертәләр. Хәзерге шартларда хәрби әзерлек, дәвалау-профилактикалау эшенә, санитар-гигиеник чараларга зур игътибар бирелә.

Кораллы Көчләр алдында барлыкка килгән авыр һәм катлаулы мәсьәләләр табиблар тарафыннан хәл ителә, үткән буыннар тәҗрибәсе күздә тотыла. Госпитальнең җитәкчелек составы оештыру сәләтенә һәм югары энергиягә ия. Соңгы чорда госпиталь белән җитәкчелек итүче медицина хезмәте офицерлары – В.М. Бондарев, Н.С. Миковоров, А.П. Загубиненко, С.Н. Ибраһимов, А.А. Куранов (әлеге офицер безнең сыйныфка госпитальнең авыру солдатлары белән очрашуны оештырырга ярдәм итте).

Димәк, Казан хәрби госпитале Идел-Урал хәрби округында хәрби медицина үзәге булып тора. Әлеге очрашу безнең күңелләребезне тетрәндерде, искиткеч тәэсир калдырды, тормыш мәгънәсе, туган илгә карата мәхәббәт хисләрен уятты, уйландырды.

Урман, урман, мине илт син шунда
Һәм корал бир минем кулыма!
Үләр идем аклап йөрәгемнең
Керсез антын сугыш кырында.

Муса Җәлил


10 сыйныф укучылары