#5 2007 нче ел

Табигатьнең гүзәл бер почмагы.

Табигатьнең гүзәл бер почмагында Зур Битаман авылы урнашкан. Ул Кама алды табигый районына керә. Анда минем әнием туган. Без һәр елны, каникулларда, шунда ял итәбез. Ә хәзер чал тарихка күз салыйк.

Күп еллар элек Ашыт елгасының бер борылышында Би атаман исемле кеше тегермән салган. Тора-бара бу тирәгә кешеләр күчеп килгәннәр һәм авылга Битаман исеме биргәннәр.

Зур Битаман авылы тирәсендә күренекле елга- Ашыт елгасы. Болын, әрәмәлекләр, шулар арасыннан бормалана- бормалана, ике тармакка бүленеп, болынны һәр яктан уратып, бу тирәдәге дүрт авылның дүртесен дә читләтмичә ага ул- Ашыт елгасы. Уң як ярында -Кече Битаман авылы. Бер ягы биегрәк, икенчесе сөзәгрәк булып, дугаланып килгән тау өстенә утырган авыл уч төбендәге кебек. Дуганың нәкъ урта бер җиреннән-тау астыннан ургып чыккан чишмә өстенә корылган алачык бар. Тирәсендә өянкеләр, эт миләше куаклары үсеп утыра.

Бу тирәләргә бөтен матурлыкны Ашыт елгасы үзәне бирә. Аның белән бәйләнгән нинди генә атамалар юк биредә. “Шарлавык” дип Ашытның шарлап аккан урыны аталган. Ашытта тагын Ат казаны дип йөрткән урын бар. Авылдан арырак, Ашытта су коена торган урын- Бору дип атала. Чәпри чокырының болынында суы бар. Ерак Ташкүпер, Якын Ташкүпер- урын атамасы,Түгәрәк күл һәм Сазлык дип аталган җирләр дә бар анда.

Ашыт тирәсендәге Килендәш чишмәсе, Мәтәүкә чишмәсе, Кече Битаман чишмәләре Ашыт елгасының суын тулыландырып торалар.

Киленнәр чишмәсе атамасының килеп чыгышын халык болай аңлата. Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң, татар халкын көчләп чукындыру башлана. Чукындыручылар килгәнне ишеткән хатын-кыз, бала-чаганы җыеп, шушы чишмә буенда яшәгәннәр. Шул сәбәпле кизләү - Киленнәр чишмәсе исеме алып калган.

Ашыт суының борылып аккан урыннарына Сапый боруы, Пәттери боруы дигән исемнәр биргәннәр.

Елга гына мы соң! Аңа тоташкан күлләр, тын култыклары күпме! Чуртаны кирәк икән, әнә Камышлы күлгә бар, корбан, бәртәс ишесен теләсәң, Кәрәкә күленә томыр кармагынны.

Күлләрдән тагын Аккош күле, Сәйфи күле, Нәркис күле, Гали күле, Әхәт күле, Шәйхел күлләре җирнең зәңгәр күзләре кебек балкыйлар.

Бүре елгасы дигән ерганакта, Мәтәүкә, Ышна, Пумар, Мулла, Хәсән бай тирмәне, Алмагач, Аркылы болыннарда печән бик әйбәт үсә.

Хәсәнбай тугае дип йөртелгән болын да печәнне мулдан бирә. Ерак дип әллә ни ерак та түгел, Кече Битаманнан өч-дүрт кенә чакрымда ул. Ә урыны…Оҗмахың читтәрәк торсын! Бер ягы карлыганлы, шомыртлы, куе әрәмәлеккә килеп терәлсә, икенчесе зиреклеккә барып тоташа. Өченче кырые ачыклыкта җәелеп үскән юан-юан наратларга кадәр барып җитә дә, аларны аралап, эреле- ваклы аланлыклар ясый-ясый мари урманнарына ук кереп китә. Калган бер почмагы исә комаяк турысындарак шул ук Ашыт елгасы буена килеп чыга. Ай-һай, калын булып төшә дә соң анда печән. Килде-китте чалгычыга якын да бармалы түгел.

Авыл янында тагын Ышна басуы, Кушкапка тавы дигән җирләр бар. Анда җәй буе җиләк, какы, акбаш, тәтем, кузгалак белән балалар сыйланалар.

Хәзер Зур Битаман авылы бик матур, халыкның тормышы әйбәт. Йортлар яңа, төзек, буялган. Капка, коймалар да күз явыңны алырлык итеп эшләнгән.

Авылда ике катлы таштан ясалган урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы, ашханә, кунакханә, кибетләр халыкка хезмәт күрсәтә.Мәктәптә 150 гә якын бала укый, Туган якны өйрәнү музее эшли.

Зур Битаман халкы үзәкләштерелгән газ яга, юлларга асфальт түшәлгән.

Авыл кешеләре зиратны карап , тәрбияләп торалар.

Зур Битаман авылында мәчет бар. Теләгән кешеләр дин сабагын алалар.

Авыл тагын да үсүгә, зураюга юл тота.

Авылга багышлап Роберт Миңнуллин “Битаман” дигән шигырь язган.

Мин сине күптән ишетеп
Белә идем, Битаман.
Син- матур икән, үзеңә
Матурлыгын тап- таман!
Бер күргәч тә гашыйк булдым,
Гашыйк булдым бит тәмам.
Шулай булгач, гади авыл
Түгелдер син, Битаман.

Менә шундый гүзәл ул, мин яраткан авылның табитате!

Диләнур Әхмәтҗанова, 8б


Тарихи еллар

1941-1945 нче еллар Бөек Ватан сугышы булган, тарихка кереп калган еллар. Сугышның беренче көннәреннән үк Татарстанның 560 мең егет һәм кызы Ватанын сакларга күтәрелде. 300 меңнән артык кеше вафат булдылар. Шушы 4 ел эчендә ул һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китерде. Солдатлар үзләренең яраткан хатыннарын һәм балаларын калдырып фронтка киттеләр. Ләкин фронтларда - солдатлар, заводларда һәм кырларда хатын-кызлар, олысы да, кечесе дә, канын һәм тирен түгеп, зур чыдамлылык күрсәтеп сугышта җиңеп чыктылар.

200 дән артык кеше Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә лаек булдылар. 50 кеше “Дан ордены”ның тулы кавалеры, якташларыбызның 20се генерал булдылар. Татарстан халкы җиңүгә зур өлеш кертте.

Күп кенә бөек шәхесләребез дә сугышта катнаштылар: мәсәлән Ф.Кәрим, Михаил Девятаев. М.Девятаев үзенең дуслары белән тоткыннан фашист самолетында кача. Муса Җәлил, Гази Заһитов та сугышта үзләренең батырлыкларын күрсәттеләр. Алар барысы да Ватан каршындагы бурычларын үтәделәр.

Минем дә дәү әтием - Әхмәтҗанов Рәфкать сугышта катнашты. Хәзерге вакытта дәү әтием исән булмаса да, мин кечкенә чакта, сугыш турындагы сөйләгән хатирәләре бүген дә исемдә саклана. Ул 1943 нче елда училищены бетергәч, Карелия фронтына китә. Анда ул финнар белән сугышып аягын яралый. Берничә тәүлек яралы килеш сазлыкта ятарга туры килә. Госпитальдән дәваланып чыккач, аны Икенче Белоруссия фронтына җибәрәләр. Шушы фронтта дәү әти полк разведкасында һәм һава-десант гаскәрендә хезмәт итә. Дәү әтием сугышта 9 тапкыр парашюттан сикерә. Җиңү көнен Польшада каршылый. Аннары Казанга кайта. Минем дәү әти сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бик күп орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

Инде күп генә вакыт үтсә дә, Бөек Ватан сугышы халык хәтерендә, илебез тарихында иң авыр, иң мәрхәмәтсез сугыш буларак сакланыр. 1941-1945 нче елларда безнең халкыбызның нинди зур батырлыклар кылганын хөрмәт һәм соклану белән сөйләрләр.

Диләнур Әхмәтҗанова, 8 б


Җәйге табигать

Җәй. Кояш нурлары
Битне иркәлиләр.
Агачның яшел яфраклары
Үзара нидер сөйлиләр.

Кошларның моңы
Күңелгә үтә.
Җәйге табигатьнең
Бишеген тибрәтә.

Табигать кочагын-
Гүзәллек, сафлык
Алтын кояшы-
Чынлык, җылылык.

Айнур Минһаҗева, 6а


“Татлы тел – тимер капканы ачар”.
(Әкият).

Борын-борын заманда, бер кара урманда, яшәгән ди, булган ди бер тиен. Үзенең гүзәллеге белән дан казанган, ләкин күңеле моңардан рәхәт алмаган. Тиен кызы аралашмаучан, бер дә җәнлекләрне, табигатьне яратмаучан булган. Ләкин һәр йөрәкнең йозагына үз ачкычы бар...

Көннәрдән беркөнне ул ниндидер каты тавышка уянган. Караса, тиеннең оясы астында, агачка, куян баласы терәлгән. Ул елап утыра икән. Хикмәте шунда ки, аның артыннан бүре чапкан, киң болыннан карурманга бичаракайны керткән. Җитмәсә, аягы да яраланган.

Кинәт куян баласы тиенне күреп алган да әйткән:

– Гүзәлкәй, тиенкәй, үтенәм синнән, мине шушы ояңа кертче, явыз, ач бүредән коткарчы! Күңелем белән сизәм, синең йөрәгең чиста, күңелең саф, алтын, ярдәм итче миңа.

Куян җавап биргән:

– Ярар, минем оям эченә кереп торма, ә агач астындагы кечкенә генә куышка кер.

Куян кереп киткәч, озак вакыт та үтмәгән, бүре килеп чыккан. Оя янында йөренгәч, үз юлы белән киткән. Ә куян тиенгә мең рәхмәтләр әйтеп, өенә киткән. Шул көннән бирле тиеннең күңеле йомшарган, ул тирә-юньне дә, җәнлекләрне дә ярата, кояшның һәр нурына, һәр яңа туган көнгә шатлана башлаган.

Халык сүзе, дөрес сүз шул “Татлы тел – тимер капканы ачар”.

Айнур Минһаҗева, 6а