#5 2007 нче ел

  • 2 нче майдан алып гимназиябездә хезмәт бригадасы эшли башлады. Хезмәт хакы -720 сум. Хезмәт бригадасында 9, 10 нчы сыйныф укучылары эшли.
  • 4 нче май көнне гимназиядә укучылар үзидарәсенә президент сайланды. Күп тавыш җыйган 10 нчы сыйныф укучысы- Рәшитов Булат , президент итеп сайланды. Булатка, җаваплы эшендә, уңышлар теләп калабыз.
  • 7 май гимназиядә Җиңү көненә багышланган тантаналы кичә үтте. Бу очрашуга укучылар һәм барлык укытучылар да катнашты. Кадерле кунаклар өчен бәйрәм табына да әзерләнгән иде, ә укучылар эчтәлекле концерт номерлары әзерләгән. Ветераннар һәм лаеклы ялга чыккан укытучыларыбыз гимназия уңышлары белән бик канәгать иделәр.
  • 10 май көнне укытучылар һәм укучыларның картлар йортында яшәүче өлкән яшьтәге апалар һәм инвалидлар белән очрашуы үтте. Иҗади группа ветераннарны 9 нчы май бәйрәме белән котлады, аларга багышлап концерт куйды.
  • 11 майдан алып “Иң яхшы гимназист” дигән шәһәр конкурсына әзерлек эшләре алып барыла. Вахитов районын якларга, 1нче Татар гимназиясеннән 10 а сыйныфы укучысы – Рәшитов Булат барачак.
  • Ура! 22 май көнне гимназиябез “Мәгариф” националь проектның кысаларында үткәрелгән конкурста 1 миллион сум акчага лаек булды.!