#5 2007 нче ел

Тиздән соңгы кыңгырау шалтырап узар. Тугызынчы һәм унберенче сыйныфны тәмамлаучы укучыларны алда зур сынаулар көтә. Алар имтиханнарга әзерләнеп, бөтен Ньютон законнарын, төрле кагыйдәләрне ничек ятлап бетерергә соң?

Чыгарылыш сыйныфы укучыларына файдалы киңәшләр:

Режим

Кешенең хәтере турыдан тору вакыттан, кешенең ару дәрәҗәсеннән һәм баш миенең кислородка баюы белән бәйле.

Дөрес түгел.

Төне-көне, ял итмичә, йокламыйча, дәреслекләр артында утырырга, Имтиханнар беткәнче физик нагрузкалар, саф һавада йөрү турында онытырга.

Дөрес.

8 сәгатьтән артык йокларга. Имтиханга әзерләнгән вакытта сәгать саен 15 минутлык разминка ясарга, саф һавада йөрергә яки пассив ял итәргә. Бу баш мие күзәнәкләрен кислород белән баетырга булыша.

Сенсорик стимуляция

Кешенең берничә хәтер төре бар. Сез аларның никадәрен эшләтсәгез, мате-риал шул кадәр әйбәт ятланыр.

Дөрес түгел.

Әзерләнгән вакытта туганнардан качу, изоляцияләнү. Йортта бөтен исләрне бөтеру. Конспектларны бер зур дәфтәргә бер төсле ручка белән язу.

Дөрес.

Дәфтәрдә мөһим урыннаранны маркер яки төсле ручка белән күрсәтү. Чит телдә сүзләрне һәм җөмләләрне берничә тапкыр кычкырып кабатлагыз. Хәтергә исләр дә булыша ала. Ятлаганда һәм соңрак, имтиханнарда төрле исләр куланы-гыз. Һәр дисциплина өчен үз ис: ылыс, кофе, цитрус исләре булсын.

Эш урынының организациясе

Дөрес түгел

Гел тәртипсез китаплар һәм дәфтәрләр яткан өстәл артында утырырга.

Дөрес.

Өстәлне тәртипкә китерергә. Гел бер генә урында утырырга кирәкми, язганда гына. Шигырьләрне, кагыйдәләрне, теоремаларны йөреп ятлау әйбәтрәк. Яктылык тигез һәм эшләү өчен әйбәт булырга тиеш.

Шулай итеп, имтиханнарга әзерләнгәндә үзеңә зарар китермәскә кирәк. Көне-төне китаплар арасында утырырга ярамый. Ял итергә дә, дөрес тукланырга да кирәк.


Гүзәл Кәримова, 9Б


Кыен вакытларда күңелне күтерү өчен файдалы киңәшләр.

Безнең тормышыбызда көн саен нинди дә булса хәлләр, мәшәкатьләр булып тора. Кызганычка каршы һаман яхшы, күңелле эшләр генә түгел, күңелсезлекләр дә булгалый. Без ул күңелсез хәлләрдән, проблемалардан чыгу юлын эзләргә тиешбез.Чөнки кешенең кәефе начар булганда, аның сәламәтлеге начарлана. Кешенең усал вакытында ашказаны авыртырга мөмкин. Күңел төшенкелекле булган кеше, тиз картая. Без бу хәл турында, сыйныф сәгатендә сөйләштек. Һәм без сезгә кыен вакытлардан чыгу юлын эзләр өчен файдалы киңәшләр бирәбез:

1. Эчеңдәге борчылуларыңны туганнарың яки дусларың белән уртаклашырга кирәк.

2. Хисләреңне чыгару өчен еларга яки көләргә тырыш.

3. Кызыклы китап яки журнал укы.

4. Берничә тапкыр тирән сулыш алырга.

5. Спорт белән шөгыльлән.

6. Берәр күңел күтәрелә торган яки тынычландыра торган җыр таңла.

7. Җырлап ал.

8. Берәр кызыклы, күңелле хәлне исеңә төшер.

Ә сез, күңел күтәрү өчен, нинди файдалы киңәшләр беләсез?


5 б сыйныфы укучылары