#5 2007 нче ел

Укырга кая керергә?

1. КДМУда педиатрия дә, стоматология факультетлары да бар. Ике-сендә дә бюджет нигезендә укырга мөмкин. Балалар табибы булыр өчен 6 ел, стоматологиядә 5 ел белем аласы. Әлеге ике белгечлек буенча түләп тә укырга мөмкин. 1 ел уку бәясе: педиатриядә - 59 мең, стоматологиядә - 89 мең сум тора.

Казан медицина университетына укырга керү өчен рус теленнән, химия һәм биологиядән БДИ тапшырырга кирәк. Документларны 25 июньнән 15 июльгә кадәр кабул итәләр. Тапшырырга кирәк булган документлар:

• БДИнының оригиналы яки раслатылган нөсхәсе

• гариза

• 11 классны тәмамлау турындагы аттестат

• характеристика

• 3х4 см зурлыгындагы 6 фото (уң яктан почмак белән)

• әзерлек курсларын тәмамлау хакындагы сертификат (булса)

Медицина университетының адресы: Казан, Бутлеров урамы, 49,210 бүлмә (кабул итү комиссиясе). Белешмәләр өчен телефон: 236-12-72.

Теләүчеләр өчен 4 майда әзерлек курслары башлана. Анда рус теле, химия һәм биологиядән БДИ әзерләячәкләр. Бәясе (һәр фән өчен аерым) 1500 сум. Документлардан паспорт, гариза, акча түләү квитанциясенең копиясе кирәк булачак. Белешмә өчен телефон: 236-13-51. Электрон

адрес: kgmu@mail.ru

2. 2007 елга кабул итү таләпләре, кагыйдәләре буенча, КДУның юридик факультетына кергәндә БДИнарының нәтиҗәләре бик зур роль уйный. Бу факультетка кергәндә, өч имтихан бирәсе.

1) Җәмгыять белеме (БДИ)

2) Россия тарихы (БДИ)

3) Рус теле (БДИ)

Түләп уку бүлегенә дә шушы ук таләпләр, ләкин соңгы имтихан (рус теле) конкурссыз гына исәпләнә. Шулай ук читтән торып та, кичке бүлекләрдә дә белем алырга мөмкин. Имтиханнар җәмгыять белеме (язма+тест), рус теле (тест).

Кирәкле документлар:

• аттестат

• 3х4 зурлыгындагы 6 фото (матовый)

• Паспорт

• БДИ сертификаты

• ИНН копиясе

• Медицина справкасының копиясе

• Страховка свидетельствасының копиясе.

Медицина белешмәсе кирәк түгел. Документларның копиясен нотариустан яки КДУның кабул итү бүлегендә раслатырга була. Документларны 25 июньнән 15 июльгә кадәр кабул итәләр. Имтиханнар 16 июльдән башлана.

Өстәмә мәгълүматларны 292-73-40 телефоны аша шалрытатып белешергә яки www.kgu.ru сайтыннан карарга була.

P.S. КДУда БДИ тапшыру буенча әзерлек курслары эшли.

3. Казан театр училищесы быел абитуриентларны бирегә 3 белгечлек буенча белем алырга чакыралар.

1) Курчак театры актеры. (Чаллы курчак театрына бер төркем).

2) Татар драма театры актеры (Әлмәт драма театрына бер төркем).

3) Курчак театры спектакльләренә художник-декоратор.

Училищега 9 класс белеме булган, 21 яшькә кадәрле егет-кызларны кабул итәләр. Әлеге уку йортында 3 ел һәм 10 ай укыйсы. Кабул итү комиссиясенә түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

• аттестат

• медицина белешмәсе (086-У формасы буенча)

• 3х4 см зурлыктагы фото-сурәт

• Паспорт яки туу турындагы таныклык

• Шәхси медицина картасы.

Документларны 1 июньнән 3 июльгә кадәр кабул итәләр. Керү имтиханнары 4-11 июльдә.

Имтиханнар:

Актерлыкка укырга керергә җыенучылар өчен:

• үзең әзерләгән 3 әсәрне яттан сөйләү (мәсәл, шигырь, проза әсәреннән өзек)

• имтихан алучылар тәкъдим иткән драматик этюдны башкару

• ритмны, тавыш һәм җырга сәләтне тикшерү.

Бизәүче-рәссам белгечлегенә укырга теләүчеләр өчен:

• рәсем

• композиция

• рәсем сәнгате.

Әлеге имтиханнарны уңышлы тапшырган абитуриентлар башка имтиханнарга кертелә. Монысы туган телдән имтихан (диктант). Татар бүлегенә керүчеләр барлык имтиханнарны да татар телендә тапшыра алалар. 14 марттан башлап училиәеда һәр шимбәдә консультацияләр башланган.

Казан театр училищесының адресы: 420015, Казан, Гоголь урамы, 2 йорт. Белешмәләр өчен телефон: 236-71-41.

“Атна”