#5 2007 нче ел

Без булдырабыз.

Без, 2007 нче елда шефлык коллегиясе белән шөгыльләнәбез. 2007 нче ел - “Хәйрия елы”на, без якында яшәүче ветераннарга барырга, аларны бәйрәмнәр белән котлап, үзебезнең бүләкләребезне тапшырырга планнар төзедек һәм алар белән гел элемтәдә торабыз.

1нче номерлы Татар гимназиясендәге барлык класслар да 2007 елга “Хәйрия елы”на үзләренең планнарын үтәде: 5”А” һәм 5”Б” класслары “Гаврош” балалар йортына барып, балаларга бүләкләр тапшырдык, ә өлкән укучылары “Картлар” йортына бардылар.

4, 5, 6,10,11 класслар “Картлар” йортына концерт күрсәттергә бардылар һәм бер-ике тапкыр истәлек өчен фотосурәткә төштеләр. Безнең гимназиядәге укучылар иң зирәк, акыллы, уңган һәм тырыш балалар. Инде уку елы ахырына якынлашса да, әле без һаман бирешмибез, гел олыларга ярдәм итәбез.

Бу күренешкә карап, без булдырмыйбыз дияргә ярамый.

5 “А” сыйныфы укучылары