#5 2007 нче ел

1. Гимназиядә бәйрәмнәр булган көнне ни өчен дискотекалар үткәрелми, һәм шул бәйрәмнәргә үзеңнең дустың белән дә килергә ярамый икән?

Айсылу

Айсылу! Гимназиядә бәйрәмнәр булган саен, дискотекалар үткәрелә башласа, укуның кызыгы да бетә.

Гимназиядә үткәрелә торган бәйрәмнәр, чаралар, безнең үткәне- безне онытмас өчен, киләчәк тормышыбызга яңалыклар алу, аны та- нып белү өчен кирәк. Мәктәптә үткәрелгән һәрбер чара дуслар өчен дә, дискотека ясар өчен дә түгел. Ул – белем йорты, аның бары үзенә генә хас таләпләре булырга тиеш. Ә дискотека өчен Казан шәһәрендә яшьләр өчен үткәрелә торган махсус урыннар бүгенгесе көндә шак- тый җитәрлек. Татарча солянкалар бар, ә рус көенә биисең килсә, клубларга рәхим ит.Үзең белән дусларыңны да ала аласың. Күңел ачып арыганчы биергә дә була.

Алинә



2. Бүгенгесе көндә мәктәп формасы күп төрле булу сәбәпле, укучыларның кайберләре тәне күренә торган күлмәкләр дә киеп йөриләр. Мондый кием киеп йөрүче укучылар белән килешәсезме?

Алсу

Чыннан да безнең тормыш-көнкүрештә үзгәрешләр көннән-көн арта: яңа технологияләр, яңадан-яңа киемнәр, күп төрле ризык. Моңа өстәп елдан-ел мәктәп формасы да үзгәреп тора. Үзең теләгәнеңне алып кия аласың. Элек мондый күп мәктәп формасы булмаган. Ул үзенә бертөр- ле матур форма булган: ак якалы, ак алъяпкычлы, өстәвенә ак, зур бант та куеп җибәрсәң, тагын да гүзәлрәк мәктәп укучысы буласың. Бүген- гесе көндә дә чыгарылыш сыйныф укучылары бу матур мәктәп форма- сын үз итәләр.

Егерме беренче гасыр мәктәп формасы да заманча эшләнгән. Төрле мәктәп үзенә ошаган форманы сайлап алала. Тик мода, дип кайбер укучылар мәктәптә дә тәне күренә торган күлмәкләр кигәлиләр. Мәктәпкә мондый күлмәкләр киеп йөрү бер дә килешми.

Татар кызларына гына хас булган үзенчәлекләрне онытмыйк . Ул- тыйнаклылык, әдәплелек, гүзәллелек. Бу сыйфатлар бүгенге сыйныф укучыларында да сакланып, үзләреннән соң килгән буынга тапшырыл- сын иде. Борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне онытмаска, аларны сак- лап калырга кирәк.

Эльвира



3. Ике елдан бирле бердәм дәүләт имтихиннары турында сүзләр алып бары- ла. Бу имтиханнарга карата сезнең карашыгыз, сез аны ничек кабул итәсез?

Булат

Бүгенге чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханнары зур җаваплылык сорый. Без, бу имтиханнар турында укытучылардан, телевизордан, газета-журналлардан ишетеп, укып беләбез. Бу имтиханнарны уңышлы тапшырып чыгар өчен дулкынлан- маска, үзеңне тыныч тотарга кирәк.

Ул ничәмә еллардан сакланып килгән имтиханнар кебек үк , ләкин формасы гына башка.

Минем фикеремчә, бу дәүләт имтиханнары, без унбер ел уку дәве- рендә алган белемнәрне тикшерү, нәтиҗә чыгару, укучы- чыларны объектив бәяләү һәм уку йортына керү мөмкинлеге.

Замана үзгәрә, ә замана үзгәрү белән аның таләпләре дә үзгәрергә тиеш, дип саныйм.

Адилә